Accessibility links

Европа Хабаровскины үз итте


Казан чираттагы саммит мөмкинлеген югалтты. Европа Берлеге Русия җитәкчеләре белән очрашу өчен Хабаровскийны сайлады.

Европа Берлеге һәм Русиянең май аена билгеләнгән чираттагы саммиты Хабаровскида үтәчәк.

Берлек һәм Русия җитәкчеләренең мондый очрашуны Европадан шул кадәр еракта үткәргәне юк иде әле.

Элегрәк Русия җитәкчелеге Европа Берлегенә я Казанда, я Хабаовскида очрашырга тәкъдим иткән иде.

Русия президенты ярдамчесе Сергей Приходько журналистларга «Европа җитәкчеләрен Хабаровски Русиянең Ерак Көнчыгышында булу мөмкинлеге бирүе белән җәлеп итте,» - диде.

Гадәттә ел саен ике саммитның беренчесе Русиядә үтә. Моңарчы мондый очрашулар Мәскәү, Петербур, Сочи, Самара, Ханты-Мансыда узган иде.

Икенче саммит исә, Европа Берлегендә кайсы ил рәислек итсә, шул илдә үтә.

Бу елның беренче яртысында Берлектә Чехия рәислек итә. Июнь ахырында Прага Европа дилбегәсен алдагы ярты елга Швециягә тапшырачак.
XS
SM
MD
LG