Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО башлыгы Газзәдә ашыгыч чараларга чакыра


БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Газзәне төзекләндерү һәм Израиль белән фәлестинлеләр арасында дәвамлы тынычлык урнаштыру өчен кичекмәстән чаралар күрергә чакыра.

Пан Мысырның Шәрм әш-Шәех шәһәрендә Газзәне төзекләндерү өчен халыкара донорлар конференциясендә шундый чыгыш ясады.

Газзәдә хакимияттә булган, АКШ һәм Европа Берлегенең террорчы оешмалар исемлегенә кергән Хәмас бу җыенга чакырылмады.

Узган декабрь-гыйнвар айларында Израильнең Газзәдәге хәрби чаралары вакытында йортлар, хастаханәләр, мәктәпләр, башка корылмалар җимерелде. 1300-дән артык кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG