Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембернең “Болгар яңарышы” оешмасы зур җыен уздырды


Татар мәдәни үзәгенең залы шыгрым тулы иде. Чыгышларның төп мәгънәсе һәм максаты – болгар бабаларыбызның мәдәни һәм рухи мирасын саклап калу.

Оешманың рәисе Шәүкәт Богданов үз чыгышының башында Кол Гали һәйкәлен булдыру маҗаралары белән дә бүлеште. Бу уңышта Татарстанның да хәлиткеч зур ярдәмен искә алды. Ул шулай ук һәйкәл турындагы хыялны тормышка ашыруда зур өлеш керткән шәхесләргә рәхмәт хатлары тапшырды.

Әмма алда тагын да зур бурычлар тора әле. Мәсәлән, Ундоры - Ундару касабасыннан көньяктарак урнашкан борынгы шәһәрләр калдыкларын саклап калу өчен тыюлык булдыру. Монысы күбрәк хакимияттән торганга, өлкә башлыгы Сергей Морозовка мөрәҗәгать кабул ителде. Чөнки бу ният алдында кыенлыклар тууы да ихтимал. Әйтик, олуг вал белән уратып алынган Ашлы - Ошель шәһәрлеге урынында Комаровка исемле урыс авылы һәм хатын-кызлар монастыры урнашкан бит.

Җыелыш шулай ук УАЗ – Автозавод каршындагы мәйданчыкта “Биредә 8-нче гасыр Болгар каберлеге” дигән язмалы хщтер ташы кую турында да карар кабул итте.

Читкәрәк китеп булса да, бу каберлек турында берничә сүз өстәргә кирәктер. 5-6 ел элек бу урында архиепископ Прокл Часовня куймакчы булган иде. Милли хәрәкәт активисты Варис Равилов булачак корылма өчен казылган җирдә борынгы Болгар каберлеге тапты. Шуның аркасында Часовня төзү туктатылды. Ләкин “Монда часовня төзеләчәк” дигән язмалы таш әле дә басып тора. Биредә хәтер ташы кую – шул часовнянең кирәк түгеллеген искәртеп тору максатыннан да.

Җыелыш, Татарстан хакимиятенә Болгар символы булган Ак барсны югары тотканы өчен рәхмәт белдереп, бер гозер белән дә чыкты - республикабызны Татарстан-Болгарстан дип танытуны сорап. Чөнки без – болгар варислары. Казанның беренче исеме дә Яңа Болгар икәнлеген онытмаска кирәк, диелде.

Шулай ук ел саен оештырыла торган Болгар җыенына Дунай Болгарстаны вәкилләрен дә чакыру чараларын күрергә карар кылдылар. Моның өчен, Тәлгать Таҗетдин белән элемтәгә керергә кирәк.

Мондый карарлар бердәм кабул ителде. Ә менә киләсе җанисәптә “болгар” дип язылу турындагы тәкъдим каршы фикерләр дә тудырды. Чынлап та, бу тырышлыклар татар санын киметүгә китермәсме соң?

Җыелыштан соң Шәүкәт Богдановка шундый сорау белән мөрәҗәгать итәргә туры килде.

“Чын исемебезгә кайтсмасак, без бетәчәкбез. 70-нче елларда Мәскәүдә 700- 800 мең татар яши дип мактана идек. Ә хәзер анда 165 мең генә. Башкортостанда 300 мең татар башкортка күчте. Чөнки милли үзаң бик сай, тарихыбызны белмибез. Андый халыкның киләчәге юк. Болгарга кайтсак исә, милли горурлык хисе ныгыр, милләтнең үсеше булыр.

“Бүленәбез” дип куркытулар – буш сүз. Революциядән соң бик күп халыклар, “татар” атамасыннан котылып, үз исемнәренә кайттылар. Бүленүләр булмады бит. Дөреслек алды булырга тиеш. Фаяз Хуҗин, мәсәлән, Дешт-и-кыпчакта күп халыклар эзләрен тапты, әмма “татар” дигән халыкның эзләре дә юк. Ни кирәк соң тагын?”, диде ул.

Әйе, болгар бабаларыбыз бай мәдәни мирас кына түгел – горуланырлык тарих та калдырганнар. Чыңгыз хан яуларына 1223 елдан алып 1236 елга кадәр - 13 ел буе каршы тора алган бердән-бер халык бит ул. Тик сулар үргә акмаган кебек, тарихны да кире кайтарып булмыйдыр шул. Ә безнең халык - “татар” дигән “начар” атаманы да матурлап яшәп килде. Һәм шулай дәвам итәр дә, диясе генә кала.
XS
SM
MD
LG