Accessibility links

Һава юлы караклары


Башкортстан һава юллары компаниясендә йөк төяүчеләр караклык белән шөгыльләнгән.

Алар Төркиягә оча торган туристларның йөкләрен талаганнар. Барысын да түгел, үтәкүренмәле пленка-тасмага төрелмәгәннәрен генә. Караклар кырынгыч, бизәнгеч әйберләр, тәмәке урлаганнар. Туристлар бу югалтуны төрек компаниясеннән күрә торган булган.

Уфадан Төркиягә оча торган бер очкыч кире утырырга мәҗбүр булгач, бу хәл ачыкланган. Йөк талаучыларга штраф салынган һәм алар эштән куылган.
XS
SM
MD
LG