Accessibility links

Кайнар хәбәр

Депутатлар тарткалашы


Башкортстан парламенты депутаты, Башкорт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путинга мөрәҗәгать күндерде.

Анда ул республика хөкүмәте башлыгы Раил Сарбаевка ялган гаепләр тагуларын белдерә. Эш шунда, Русия дәүләт думасының берничә депутаты Сарбаевны Юмагуҗа сусаклагычына бүленгән акчаны максатсыз туздыруда гаепләгән иде. Узган ел Сибай прокурорын үтереп озак вакытка ирегеннән мәхрүм ителгән Нуриәхмәт Шаһиев прокурорны үтертүдә төп гаепле дип Сарбаевны атаган иде.

Тикшерү аның гаебен тапмады. Шул уңайдан Башкортстан парламенты депутаты Раил Әсәдуллин Русия парламентындагы өч депутат: Андрей Назаров, Иршат Фәхретдинов һәм Мурат Киекбаевларга Сарбаевны нигезсез гаепләүләре өчен дәгъва белдерде. Әлеге депутатларның берсе - Андрей Назаров бу уңайдан комментарий биреп, төбәк депутатларының тикшерү нәтиҗәләренә бәя бирергә хаклары булмауларын ирештерде.

Шаһиевның адвокаты Ольга Натапова Шаһиевның ялганны ачыклау детекторында тикшерелмәвен белдерде. Ул Шаһиев һаман да булса детекторда тикшерелүгә өмет итүен дә ирештерде.
XS
SM
MD
LG