Accessibility links

Кайнар хәбәр

КамАЗ тагын туктала


КамАЗ машина ясау ширкәте йөк машиналары җыюны тагын туктата.

Бу Камазда 2008-нең ноябреннән бирле инде бишенче мәртәбә тукталу.

Ширкәтнең матбугат хезмәте әйтүенчә, җитештерү КамАЗ йөк машиналарына ихтыяҗ булмау сәбәпле туктатыла.

Икътисадый кризис сәбәпле машиналарны сатып алу нык кимеде.

КамАЗ машиналарын җыю 6 марттан 16 мартка кадәр тукталып торачак.

Узган атнада КамАЗ башлыгы Сергей Когогин Төркмәнстаннан август аена кадәр эшләргә җитәрлек килешү имзалап кайтуын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG