Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йөрәкне ерактан туктатучы Салий


Сайлау вакытындагы хакимият басымына каршы Салий үз осталыкларын кулланырга җыена.

Коммунист Александр Салий җитәкчелеккә дә җәмәгатьчелеккә дә таныш шәхес. 1993 елдан Татарстанда коммунистик оешма булдырып йөргән, 1995-2004 елларда Русия Дәүләт думасы депутаты, 2004-2008 елларда Дәүләт шурасы депутаты булып торган Салийның дүртенче чакырылышта да депутат булачагына беркем шикләнмәде. Сирәк очракта гына сәясәт белгечләре Салий КПРФ фиркасе исемлегеннән чыгарылгач, аның сәяси эшчәнлеге тәмамлануын фаразлый иде.

Сайлауда Салий Дәрвишләр бистәсе бүлгесеннән бәйсез намзәт буларак катнашты. Бу бүлгедә “ТАИФ” башлыгы Альберт Шиһабетдинов, “ВАМИН” җитәкчесе Вәгыйз Минһаҗев кебек танылган шәхесләр дә, эре ширкәт хуҗалары, банкирлар да булмады. Хакимият фиркасе дә биредә үз намзәтен тәкъдим итмәде. Белгечләр моны, хакимиятнең Салийга җиңү мөмкинлеге бирүе дип аңлатып килде.

Салийның төп көндәше беркемгә дә таныш булмаган “Казан оптика механика” заводының мөдирләр шурасы рәисе Ронис Шәрипов булды. Белгечләр Шәриповның җиңәчәген фаразламады. Үз үзен тәкъдим иткән намзәт, хакимият белән якын аралашмый, өстәвенә Амур өлкәсендә хокук бозучы буларак танылган Николай Колесов командасы кешесе, янәсе. Шәриповның күпмедер вакыт Амурда вице-губернатор булып торуы да билгеле. Нәтиҗәдә 65% тавыш җыеп Шәрипов җиңде. Салига исә 14% тавыш кына бирелгән. Аннан кала бу бүлгедән “Элемтә” ширкәте җитәкчесе Зәкыя Шәфикова, Равил Рәхмиев сайланды.

Белгечләр 15 елга якын депутат булып торган Салий бу җиңелүне авыр кабул итте, ди. Узган сайлауларга карата “ата коммунист” Салийның үз фикере бар.

“Татарстанда сәяси оппозициягә төзәп аттылар. Республикада оппозиция юк. Кызганычка каршы, “Гадел Русия”, ЛДПР, КПРФ һәрберсе хакимияткә буйсына. Үз гөмеремдә 80-гә якын сайлауда катнаштым. Әмма мондый пычрак һәм канунсыз сайлау булганы юк иде. Бу юлы фальсификация генә түгел, ә аннан да канунсызрак хәлләр булды. Сайлау бүлекчәләрендә минем вәкилләремне бернинди сәбәпсез урамга чыгарып атканнар. Өстәлдә миңа һәм Шәриповка тавыш биргән кенәгәләр ята. Тикшерүчеләрнең күзләренә карап берни аңлатмыйча минем тавышларны алалар да башкага өстиләр һәм беркем бернәрсә эшли алмый. Канун бозу бар дип төбәк сайлау комиссиясенә, үзәк сайлау комиссиясенә шалтыратасыңмы, берсе дә сөйләшеп тә тормый”, ди Александр Салий.

Аның каравы ул алга таба да көрәшүен дәвам итәргә уйлавын белдерә. Җирле мәхкәмәләргә шелтә белдерүдән файда булмаганлыкка, Салий үз танышлары аша президент Медведевка хат язарга уйлый. Хакимият белән көрәшкәндә Салий үз осталыкларын кулланмакчы.

“Яхшы юл белән барып чыкмагач, башка юллар табачакмын. Белгәнегезчә, мин барлык эшли торган әйберләрне туктата алам. Шул исәптән кеше йөрәген дә”, ди Салий.

Ничек икәнен коммунист беркемгә дә аңлатмый. Ул бары тик үзенең күрәзәче икәнен әйтә. Бу алымның кемгә карата куллануын Салий шулай ук сер итеп калдырды. Вакыты килеп җиткәч җәмәгатьчелек барын да үзе күрәчәк, ди ул.


XS
SM
MD
LG