Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрек киносы кризистан файда күрә ала


Төркия киночылары берлеге рәисе Исмаил Гүнәш.
Төркия киночылары берлеге рәисе Исмаил Гүнәш.

Казанда “Исәнмесез” исемле төрек кинолары фестивале башланды.

Төрек фильмнарын адып килгән киночылар һәм түрәләр белән Казандагы консуллык, Татарстан мәдәният министрлыгы уртак матбугат җыелышын уздырды. Ул ике көн буе кино күрсәтелүче залда - Сувар Плаза бинасында узды. Фестиваль Татарстан киночыларына да тәҗрибә бирер, өйрәтер дип көтелә.

Европа белән Азияне сыйдырган

Казандагы американ яки урыс киносына күнеккән халыкны төрек киносы ни белән сокландыра ала? Әйтик, соңгы елларда Татарстанда иран кинолары шактый күрсәтелә. Төрек киносы алардан нәрсә белән аерыла?

“Иран режиссерлары кечкенә хикәяләрдән зур кинотасмалар ясый. Ә төрек киносы европалы да, азияле булган ике уртак мәдәниятне үзенә сыйдыра ала”, ди төрек киночылары юлбашчысы Исмаил Гүнәш.

Кризистан кино файда күрә ала

Әйтик, татар өчен кино төшерү шактый катлаулы әйбер булып чыкты. Акча җитми. Шуның өстенә бар дөньясы да кризиста. Әмма Казанга килгән төрек киночылары, кино өчен икътисади казалар зур проблема түгел, дип әйтте. Алар фикеренә караганда, кино театр түгел, аны карау күпкә арзанракка төшә. “Билетлар арзан булгач, кинозалларны халык белән тутыру авыр түгел", ди ул.

Барыбер дәүләт ярдәм итә

Ел саен Төркиядә иллеләп "игътибарга лаеклы" кино төшерелә икән. Шуларның яртысына дәүләт ярдәме тия. Бу киноларны төшерү өчен бюджеттан бер елга 17-18 миллион доллар чамасы акча тотыла икән. Күбесе документаль кинолар өчен.

Иҗади ирек кысылмыймы?

Тик бу ярдәм шәхси иҗат иреген кысмыймы? Дәүләт кушканча эшләгәч, халык яки тамашачы көткәнчә килеп чыгамы соң ул? Үз сафларында бәйсез режиссерлар, сценарий авторларын тотучы Төркия киночылар берлеге рәисе Исмаил Гүнәш, дәүләт ярдәме иҗат ирегенә зарар китерми, дип саный.

Ничек теләсәгез, шулай


“Дәүләт ярдәме зарар китерми. Чөнки дәүләт, үзе теләгәнчә кино төшерүнен сорамый. Үзегез ничек теләсәгез шулай төшерегез, ди. Бары тик әзер продукт экранга, халык каршына чыксын”, ди Исмаил Гүнәш.

Бурыч кайтарганда матур

Ә дәүләт акчаны ничек итеп бирә соң?
“Әйтик кино ширкәтенә бурыч бирелә. Ә аны кире кайтару өчен ике юл бар. Акча эшли алсаң, алып торган акчаны кире кайтарасың. Кире кайтарганын дәүләт башка фильмнарны ясауга кертем итеп сала. Яки бәйгеләрдә бүләкләр казансагыз, чит илләрдә Төркияне танытсагыз, игътибар җәлеп итсәгез, дәүләт бурычны кичерә”, ди Исмаил Гүнәш. Ягъни, дәүләт кысмый, ди.

Төркия - СССР түгел

Тик Русия яки элеккеге СССРда да шулай итеп “гадел” дия-дия дәүләт киноларны төшерергә заказ бирә торган булганнар. “Элеккеге СССРда бар нәрсә дәүләт кушканча эшләнгәч, ярдәмнең гадел бүленүе мондагы зыялыларда шик уята ала. Ә бит Төркиядә андый традиция юк”, ди Гүнәш. Аларда башкача эшләнә, дип саный ул.

Бәйсез комиссия ярдәм итә


Исмаил Гүнәш Истанбул кебек мәдәни һәм эшмәкәрлек үзәге булган, шәхси студиялар, телеканалларның күпчелеге эшләп торган шәһәрдә яши. Ә Төркиянең икенче башкаласы, рәсми Әнкарада яшәүче түрә ни уйлый? Төркия дәүләтенең кинематография һәм авторлык хокуклары мөдирлеге җитәкчесе Шәех Габдеррахман дәүләт ярдәме турында аңлата. Ярдәм аның кулы аша үтә икән. Ул акча бирелүче кино төшерүчеләрне бәйсез комиссия ничек итеп сайлап алуын әйтә.

“Комиссия эчендә әйтик ун кеше дәүләттән читтә тора торган кешеләр. Алар сайлап ала. Без бары тик матди яктан эш һәм эшләтүнең кәгазь эшләрен генә оештырабыз”, ди төрек түрәсе.

Елый-елый карадылар

Казан халкы берничә төрек киносын карап хозурланырга да өлгерде. Алар төрек киноларының хисчән, тирән кичерешле, фәлсәфи булын күрә. Әйтик “Ак Фәрештә” фильмын караучылар арасында елап утыручылар шактый иде. Шундыйлар арасында журналист Фәйрүзә Мөслимова да бар. Балалар анасы, оныклар әбисе булган Мөслимованы кадерсез калган өлкәннәр турында эчтәлек тетрәндергән.

“Әле дә тынычлана алмыйм. Кинода тормыш, үлем, картлар темасы бар нечкәлекләре белән күрсәтелә. Балаларга менә дигән тәрбия чарасы бу”, ди ул.

Төрекчә кино, урысча язу

Алсу Хәсәнова да кино карарга килгән. Ул “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе. Кино төрекчә һәм урыс телендәге язу аша тәрҗемә белән күрсәтелде. Алсуга төрекчә булуы аеруча ошаган. Аңа фестиваль тел өйрәнү тәҗрибәсен дә бирә. Чөнки ул төрек кешесенә кияүгә чыккан. “Шулай күңелләргә үтеп керерлек шедеврларны Татарстанда ясасыннар иде”, дип тә өсти ул.

XS
SM
MD
LG