Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгълүмат фабрикасы ничек эшли?


“Татмедиа” агентлыгының еллык җыелышы узды. Биредә мәгълүмат чаралары җитәкчеләре 2009 елда кризисның тәэсире нык сизеләчәк, диде.

Башка еллардан аермалы буларак, быел Татарстанда бөтен министрлыклар да гыйнвар, февраль айларында еллык җыелышларын үткәреп бетерде. Белгечләр моны Дәүләт шурсына сайлау белән бәйләде. “Татмедиа” агентлыгы министрлык түгел, әмма ул да иң соңгы булып еллык җыелышын үткәрде. Монда шулай ук, Хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов, президент идарәсе җитәкчесе Юрий Камалтдинов килгән иде. Җыелышта “Татмедиа” агентлыгына кергән бөтен мәгълүмат чараларының баш мөхәррирләре, хәбәрчеләре катнашты.

“Татмедиа”ны бер сүз белән генә нинди оешма икәнен әйтүе кыен. Бер яктан ул хөкүмәткә карый торган агентлык, икенче яктан ачык акционерлык җәмгыяте. Соңгы вакытта бу агентлыкны элемтә министрлыгы белән берләштерәләр икән дигән хәбәрләр дә йөри. Ничек кенә булмасын, җыелышта катнашучылар Татарстандагы мәгълүмат чараларының хәлен тикшерде.

Хөкүмәтнең матбугат үзәге җитәкчесе Андрей Кузьмин әйтүенчә, бүгенге көндә республикада 1292 мәгълүмат чарасы бар. Шуның 968-е басма (газета-журнал), калганнары электрон чаралар. Татар телендә 140 газета-журнал чыга. “Татмедиа”га исә 146 мәгълүмат чарасы керә.

Ике сәгатькә якын барган җыелышта күбрәк төгәл саннар, статистика, мәгълүмат чараларының елына күпме табыш китерүләре турында сүз алып барылды. Мәсәлән, газеталарга килгәндә, язылудан 14%, реклама һәм башка тармактан 37% табыш кергән. Төп чыгышта да кайсы басманың елга күпме акча алып килгәне әйтелмәде. Гәрчә иҗади рухлы журналистлар башкача очрашуны өмет итсә дә, сөйләшү хөкүмәт аңлый торган телдә генә алып барылды.

Андрей Кузьмин хөкүмәтнең электрон сәхифәсенең шәп булуы турында сөйләде. Анда язма да укып була, аудио да тыңлап була, видео да карап була. Әйтерсең гади сәхифә генә түгел, ә үзе бер агентлык. Залда утыручылардан: “болай булгач калган мәгълүмат чараларның кирәге дә калмый бит инде”, дигән сүзләр дә ишетелде.

Журналситлар җыелышында “Ирек мәйданы”, “Безнең гәҗит”, “Акчарлак”, “Юлдаш” һәм башка күп кенә хосусый газета-журнал хуҗалары булмады. Әмма шунысы хак, бүген бу басмаларның тиражы, “Татмедиа”га кергән чараларның гомуми тиражын куып җитеп бара.

Агентлык исә, газеталарның тиражларына килгәндә, үзенчәлекле алым уйлап чыгарган. Хәзер һәрбер басмада бөтен газета-журналларның гомуми тиражы 460 меңгә якын данә дип күрсәтелә. Мондый санны күрү күңеллерәк күрәсең.

Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән сөйләшкәндә, кризис темасына да кагылды. Аның сүзләренчә, бары тик мәгълүмат чаралары гына халыкның кәефен күтәрә ала. Миңнеханов шулай ук журналистларга сайлау вакытында актив эшләгәннәре өчен рәхмәт тә белдерде.

Җыелыш тәмамланды. Мәгълүмат чаралары җитәкчеләрендә исә күп кенә ачылмаган сораулар калды. Хезмәт хакын түләргә каян акча алырга, ничек кешеләрне эштән кыскартыра, булмаган коллектив белән ничек газета чыгарырга һәм башкасы. Бу сорауларны алар, җыелыш тәмамлангач “Татмедиа” җитәкчелеген чолгап алып, аларга җиткерде.

“Мәгърифәт” газетасы башлыгы Хөсәен Вәлиәхмәтов та мәгълүмат дөньясында хәлләр ал да гөл түгел ди.
Хөсәен Вәлиәхмәтов

“Кузьмин шундый мөмкинлекләр бар, сораулар бирергә мөмкин һәм башкасы дип сөйли ул, ә берәр җыелышта татарча сорау биреп кара син. Кайда биреп була, мөмкин түгел. Элек без газетаны да татар телендә латин шрифты белән чыгарып караган идек. Хәзер андый мөмкинлек бетте. Түләргә акча бирмиләр. “Татмедиа” табигый сайланыш системасын кертте. Тиражың бар икән - яшисең, укучың юк икән - икенче көнне үк ябып куя”, ди Вәлиәхмәтов.

Хөсәен Вәлиәхмәтов мәгълүмат чараларына кризисның да нык тәэсир итүе турында әйтә. Элек газетаның иҗади төркемендә 15 кеше эшләсә, хәзер 6 гына, ди Вәлиәхмәтов.

Депутат Разил Вәлиев массакүләм мәгълүмат чараларының бүгенге тормышы турында болай диде.

Разил Вәлиев
“Бүген Русиядәге вәзъгыятне искә алганда мәгълүмат чараларын саклап калу катлаулы нәрсә. Кризис бит ул икътисадта гына түгел. Ул кешеләрнең аңында, уенда булмаска тиеш. Монда инде мәгълүмат чараларының өлеше зур. Чөнки без көне – төне начарлык турында гына сөйлибез икән, бу яхшылыкка китермәячәк”, ди Разил Вәлиев.

Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультеты деканы Васил Гарифуллин исә, вакыт узып журналистика күпме генә алга китсә дә, эчтәлек беренче урында кала, ди.

“Яңа технологияләр белән эшләгәндә, телне, милләт тарихын яхшы белгән белгечләрнең кирәклеге актуальләшә. Безнең бурыч исә, телне, әдәбиятны, сәнгатьне белүче, татар мәдәниятенә чумып яши торган чын журналистлар әзерләү”, ди Васил Гарифуллин.

Шулай итеп бүгенге җыелыштан соң мәгълүмат чаралары җитәкчеләре бераз аптырашта калды. Кризис елында мәгълүмат фабрикасы ничек эшлиячәк. Журналистлар әле дә бу сорауга җавап эзли.
XS
SM
MD
LG