Accessibility links

Кайнар хәбәр

Атлар кайчан йортлаштырылган?


Атлар 5,5 мең ел чамасы елек хәзерге Казахстан җирендә йортлаштырылган
Атлар 5,5 мең ел чамасы елек хәзерге Казахстан җирендә йортлаштырылган
Моңа кадәр атлар беренче мәртәбә бронз чорында, 4-4,5 мең ел чамасы элек йортлаштырылган дип санала иде. Тимер киң кулланышка шул чорда керә башлаган. Тимердән ясалган ат авызлыкларын археологлар бронз чорына караган катламнарда табып килде.

Ә менә Казакъстанның Ботай төбәгендә казыну эшләре алып барган археологлар төркеме атларның моннан мең ел иртәрәк, ягъни 5,5 мең ел чамасы элек йортлаштырылгана ишарә иткән дәлилләр тапкан. Ул чакта әле тимер булмаган, кешеләр таш һәм бакыр кулланган.

"Моңа кадәр атлар бронз чорында, ягъни безнең чорга кадәр 2-2,5 мең ел элек йортлаштырылган дип санала иде. Без моның Казакъстанның төньягында, Ботай мәдәниятендә, безнең чорга кадәр 3,5 мең ел элек булганына дәлилләр таптык. Бу табылдыкларга күрә атларны ит өчен генә түгел, ә сөт өчен һәм атланып йөрү өчен дә тотканнар", - ди төркем җитәкчесе Британиядәге Эксетер университеты археологы Алан Аутрам.

Ике дәлил

Бу ачыш турында шушы атнада Science журналы язып чыкты. Галимнәр кимендә ике дәлил китерә. Беренчедән, алар казып чыгарган ат тешләрендә дирбия эзләре табылган. Димәк, атлар ит өчен генә тотылмаган, аларны җигеп, йә атланып йөргәннәр.

Икенчедән, шул чорга караган балчыктан ясалган чүлмәкләрдә ат сөте эзләре табылган. Бу савытлар тупас эшләнгән, эшкәртелмәгән булса да, эченә салынган әйбернең эзләрен меңләгән ел саклый икән.

Димәк, ул чордагы кешеләр ат сөтеннән ясалган эчемлек, кымыз эчкән булып чыга. Суыткычлар булмаган заманда әчетелгән эчемлекне озаграк кулланып булган.

"Бер казакъ картыннан мондый әче эчемлекне ничек эчәсез дип сорагач, гади сөтнең тәме юк, без аны балаларга гына бирәбез, диде. Күрәсең, алар моңа буыннан-буынга күнегеп килгән", - ди Алан Аутрам.

Яңа сораулар

Британ галимнәре әйтүенчә, аларның бу ачышлары кайбер сорауларга җавап бирә, ләкин берүк вакытта яңалырын да куя.

Ихтимал, бу әле иң боргыңгы табылдылкар түгел, Үзәк Азия төбәкләрендә тагы да борыңгырак катламнарны тикшерергә кирәк, ди алар.

Тагын бер сорау – ат тоту гадәте Евразия төбәкләренә ничек таралган? Ул бер урында барлыкка килгәнме, әлле берничә урындамы? Бу сораулар әлегә ачык булып кала.
XS
SM
MD
LG