Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров стратегик корал турында ниятләрен белдерде


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров АКШ һәм Русия арасында стратегик корал турында яңа килешү төзү өчен "уңай вакыт җитте", дип белдерде. Лавров Стратегик коралны кыскарту килешүен тәкъдим итте.

Кичә Женевада булган очрашуда, Лавров һәм АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон ел азагына кадәр мондый килешү өлгесен эшләп бетерү турында килеште.

Шулай ук Русия министры Вашингтонны Якын Көнчыгышны атом коралыннан азат төбәк итәргә һәм атом коралын сынауны тыю килешүен расларга чакырды.

Лавров Женевада БМО оештырган коралсызлануга багышланган халыкара җыенда катнаша.
XS
SM
MD
LG