Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аслан Масхадов үлеменә 4 ел тулды


8 мартта чечен сугышчылары юлбашчысы Аслан Масхадов үлеменә 4 ел тулды. Масхадов 2005 елда Чечнянең Толстой-Йорт авылында Федераль Иминлек Хезмәтенең махсус чарасы вакытында үтерелде. Анда ул туганнарының өй астында яшерелгән булган. Бу хакта Төньяк Кавказда террорга каршы чара идарәсенең штаб вәкиле генерал-майор Илья Шабалкин хәбәр иткән иде.

Масхадов үлеме турында ул чакта Чечня хөкүмәте башлыгы урынбасары булган Рамзан Кадыйров исә, аның белән янәшә булган тәнсакчысының коралны саксыз тотуы аркасында һәлак булганы турында белдергән иде. Ул көнне 8 март – хатын-кызлар бәйрәменә карамастан Русиянең телевидение каналлары үтерелгән Масхадовның мәетен күрсәтте һәм ФСБның Төньяк Кавказдагы уңышлы чарасы турында хәбәр итте.

Масхадов 1997 елның гыйнварында Чечня президенты итеп сайланды. Аны Русия һәм Европа таныды.

Белгечләр Масхадовны Чечнянең Русиядән бәйсезлеге өчен көрәшүче буларак искә ала.

2000 елда аны эзләү игълан ителде. Масхадовка кораллы фетнә, канунсыз кораллы көчләр оештыру, тәртип саклаучыларга һөҗүм кебек гаепләүләр белдерелде. 2005 елның февралендә Русиянең Баш прокуратурасы аңа террор гамәлләре оештыруда, шул санда 2004 елның сентяберендә Беслан мәктәбендә тотык алуны оештыруда гаепләү белдерде.

XS
SM
MD
LG