Чит ил белгечләре Татарстанның төрле урыннарында 6 меңгә якын йортта яшәүчеләрнең белем, мәшгульлек дәрәҗәсен һәм дәүләтнең социаль программаларының нәтиҗәсен тикшергән.
Дөнья Банкының өлкән икътисадчысы Салман Заиди белдерүенчә, үз фикерләрен белдергәннәрнең 37%ы сәламәтлек саклау беренче урында торырга тиеш дигән. Һәм Заиди әйтенчә, һәр 10 кешенең 6 сы тормыштан кәнәгать булуы аларны гаҗәпләндермәгән. “Татарстанда күп кенә күрсәткечләр буенча тормыш дәрәҗәсе югары”, ди ул.
“Вечерняя Казань” газетасы хәбәрчесе Марина Юдкевич: “Тирән казыганнар күрәсең, хәтта чыгышлар вакытында “урта катлам” дигән төшенчәне дә ишетергә туры килде”, дип яза. Дөнья Банкы таләпләренә күрә, әгәр гаиләнең һәр әгъзасына айлык керем 3,5 мең доллардан алып 8 мең долларга кадәр булганда гына алар “урта катлам” була ала. Юдкевич бу тикшерү вакытында андыйлар күпме табылган икән, дигән сорау да куя.
Узган елның гыйнвары белән чагыштырганда быел республикада яшәүчеләрнең кереме 36%ка кимесә дә, атна саен эшсезләр саны ике меңнән дә күбрәккә арта барганда һәм оешмаларның хезмәт хакы бурычлары көннән-көн үскәндә, безнекеләр тормыштан канәгать һәм киләчәккә өмет белән карый, ди Юдкевич.
Тикешеренүләр 2008 ел да үткәрелгән, аның нәтиҗәләре 5 мартта игълан ителде.