Accessibility links

Гыйракта 28 кеше һәлак булды


Багдадтан көнбатышка таба урнашкан Әбү Грәиб шәһәрендә базарны карарга килгән җирле юлбашчылар, хәрби җитәкчеләр һәм башка югары вазыйфалардагы кешеләр арасына интихарчы кереп үз үзен шартлаткан. Нәтиҗәдә кимендә 28 кеше һәлак булган, 30лап кеше яраланган.

Якшәмбе көнне Багдадның көнчыгышында интихар һөҗүмендә 30лап кеше һәлак булды. Алар арасында журналистлар, полиция хезмәткәрләре һәм хәрбиләр булган.
XS
SM
MD
LG