Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда балалар өчен коммендант сәгате кертелде


Петербурда 16 яшькә кадәрге үсмерләргә кичке 11дән алып иртәнге 6га кадәр урамда ата-аналарсыз йөрүне тыю турында канун гамәлгә керде. Андый балалар бу сәгатьләрдә урамда булса - аларның ата-аналарына акчалата җәза салыначак.

Балалар психологлары моның белән килешми. Күп очракта ата-аналар яшүсмер балаларының гадәтләрен белеп бетерми һәм алар өчен җаваплы була алмый, ди белгечләр.

Моннан тыш гаиләдә көч кулланудан качкан балаларны кире ата-аналарына кайтару дөрес түгел.
XS
SM
MD
LG