НАТО баш секретаре урыны өчен ярышта Дания премьер-министры Андерс Фог Расмуссен әлегә алда бара. Хәзерге җитәкче, Яап де Хооп Схефферның бу елның җәендә 5 еллык мөтдәте бетә. Яңа җитәкчене сайлау актуаль мәсьәләгә әйләнә бара.
Схеффер урынына киләсе кешенең исеме альянсның 60 еллыгына багышланган җыелышта игълан ителергә тиеш.
Германиядә чыгучы Sueddeutsche Zeitung газетасы үзенең чынакларына таянып, НАТОның иң абруйлы илләре Германия, Британия һәм Франциянең Расмуссен нәмзәтен яклый, дип язып чыкты инде.
Европа Шурасының Халыкара мөнәсәбәтләр фәнни-тикшеренү үзәге күзәтүчесе Даниэл Корски Дания премьер-министры НАТО башлыгы урынына һәр яклап туры килә саный.
“НАТО иң мөһим сайлау алдында тора. Андерс Фог Расмуссен, премьер-министр вазыйфасында АКШка һәм Гыйракка, иң мөһиме Әфганстанга якын. Шул ук вакытта, ул Европа яклы, Франция, Германия һәм Британия җитәкчеләренең аңа өстенлек бирүе бик әһәмиятле булыр иде”, ди ул.
Дания премьер-министры Расмуссен 2003 елда иленең Гыйрак сугышында катнашу карарын кабул иткән кеше. Хәзер бу илнең 700ләп хәрбие Әфганстанда халыкара көчләрдә хезмәт итә.
НАТО башлыгы урынында бер кайчан да премьер-министр дәрәҗәсендәге җитәкченең утырганы булмады. Монысы – беренчесе булачак.
Дания сәясәтчеләре хөкүмәт башлыгына бу ярышта җиңү юрап утырса да, Расмуссен үзе илдән китәргә җыенмавын әйтә.
НАТОда әйдәп баручы илләр аның нәмзәтен күрсәткән очракта, Расмуссен сайлауда җиңел генә җиңәр иде, дип уйлаучылар бар.
Расмуссенның төп көндәше - Польша тышкы эшләр министры Радослав Сикорский. Әмма Көнбатыш Европа вәкилләре аны Русиягә артык тәнкыйтьчән карашта тора дип саный.
Польша Европа Берлегенә кушылганнан бирле Русия белән мөнәсәбәтләрен яхшыртты. Әмма тышкы эшләр министры Сикорский үзе Русияне дошман саный. Хәтта Русиянең Грузиядәге гамәлләренә НАТОга “симметрик” җавап бирергә тәкъдим иткән иде.
Русия һәм Германия бергәләп алып бара торган Төньяк Агым газ үткәргечен төзү проектына да Сикорскийның нык ачуы чыга.
Әмма аның көндәше, Расмуссен нәмзәтенә зыян сала торган фактлар да бар. Дөньяда каршылык чараларын китереп чыгарган Мөхәммәд пәйгәмбәрне мыскыл итүче мәгълүм рессемнәр дә Даниядән чыкты.
Шуның аркасында, Расмуссенны сайлау карарына Төркия вето салырга мөмкин.
Бу карикатур тарихы аңа, сайланган очракта да, мөселман илләр белән мөнәсбәтләрне катлауландыра ала дип уйлый белгечләр.
Әмма Дания премьерының кризисны җиңү өчен күрелгән чаралары һәм башка факторлар аңа баллар өсти, дип әйтә күзәтүчеләр.