Accessibility links

Кайнар хәбәр

Глобаль җылыну – кризисмы, түгелме?


Җыенда катнашкан галимнәр җирнең җылынуын табигый күренеш дип саный
Җыенда катнашкан галимнәр җирнең җылынуын табигый күренеш дип саный
1997 елда Киото килешүе төзелгәннән бирле дөньяда климат үзгәрү мәсьәләсенең игътибар үзәгеннән төшкәне юк. Ике ел элек БМОның махсус төркеме җир шарында температура кризис чигенә җитеп бара, дип җылынуга каршы ашыгыч чаралар күрергә чакырды.

Дөньядагы җылыну өчен беренче чиратта кеше үзе, дөресрәге сәнәгать ширкәтләре чыгарган япма газлар гаепле дип игълан ителде. Шушы нәтиҗәгә таянып, хәзер хөкүмәтләр бу япма газларны киметү өчен чаралар күрергә тырыша.

Каршылар җыены

8-10 март көннәрендә Нью- Йоркта климат үзгәрүгә багышланган халыкара конференция үтте. Бу җыенда катнашкан 600-ләп галим дөньяның җылынуы ул табигый күренеш, монда кешенең гаебе юк, дип коткы таратуны туктатырга чакырды.

Җыен алдыннан интернетта махсус әзерләнгән видеолар күрсәтелде:


Чараны оештырган Heartland институты президенты Дҗозеф Баст сүзләренчә, дөньядагы җылынуның чын сәбәпләре дә, ихтимал зыянның күләме дә әлегә чын-чынлап ачыкланмаган:

"Дөньядагы җылыну ул кризис түгел, аның сәбәпләре дә, күләме дә билгесез. Моны күпләр аңламый. Мондый чаралар үткәреп без халыкның күзен ачарга, бу өлкәдә сәясәтне үзгәретергә тырышабыз."

Чикагода урнашкан Heartland институты 2006 елга кадәр акчаны Exxon Mobil нефть компаниясеннән алып торган. Тәмәке тартучыларның хокукларын яклау һәм тәмәке салымнарын киметү кебек эшләре белән дә танылган.

Табигый күренеш

Бу чара бик тә вакытлы була ала. Күп кенә хөкүмәтләр хәзерге вакытта япма газлар чыгаруга салымнар кертергә ниятли. Обама хөкүмәте дә япма газлар күләмен 1990-нчы еллар дәрәҗәсенә киметергә вәгъдә итте.

Нью-Йорк җыенында катнашкан галимнәр, бу чараларның кирәге юк, дип белдерә. Алар фикеренчә, җирнең җылынуы ул табигый процесс һәм сәнәгатьнең моңа йогынтысы юк диярлек. Бу турыда мөрәҗәгатьне 31 меңнән артык галим имзалаган.

Җыенда төп чыгышыны Чехия президенты Вацлав Клаус ясады. Дөньяның җылынуы өчен борчылган көчләрне Клаус башкаларның иреклеген кысуда гаепли.

Шушы фикерен ул икенче көнгә Колумбия университеты студентларына да җиткерде: "Эш дөньяның җылынуында түгел. Бу идеология хөкүмәтләрнең төрле тармкаларга тыкшынуын, иреклек һәм икътисади үсешне чикләвен аклау өчен кулланыла."

Дуамал бүләкме?

Дөньядагы җылынуны туктату шигарен американың элекке вице-президенты Ал Гор күтәреп чыккан иде. 2007 елда ул моның өчен Нобель тынычлык бүләген алды.

Арктика бозлары эри
Әммә Heartland институты җитәкчесе Дҗозеф Баст сүзләренчә, җитди галимнәр Гор фикерләрен хупламый. Горның “Уңайсыз хакыйкать” фильмында әйткән сүзләре белән дәрәҗәле галимнәрнең сирәге килешә. Әйтик, аның диңгез сулары 6 метрга күтәреләчәк, дигән фаразларын бер җитди китап та расламый."

Нью-Йорк конференциядә катнашкан Калифорния онкологы Ховард Маккаби да япма газларының җылынуга йогынтысы булса да, бик кечекенә дип саный.

"Без үзгәртә алмаган башка күренешләр белән чагыштырганда, кешенең җылынуга керткән өлеше бик кечекенә. Әйтик, без кояшны үзгәртә алмыйбыз, андагы тибрәнешләрне, океан агымнарын."

Шулай да, Heartland институтына халык фикерен үзгәртү җиңел булмаячак. Соңгы фикер белешүгә караганда, американнарның 58% климатның үзгәрүе өчен кеше гаепле дип саный. Икенче бер сораштыру нәтиҗәләренә караганда, хәзерге икътисади кризис шартларында американнарда климат кайгысы бөтенләй юк.
XS
SM
MD
LG