Германия полициясе илнең көньяк-көнбатышындагы Винненден шәһәрендә мәктәпкә кереп ут ачкан кеше полиция белән булган атышта үлде, дип хәбәр итте. Һөҗүмдә 15 кеше - 9 укучы, 3 укытучы, мәктәп яныннан узып барган 3 кеше һәлак булды.
Бүген иртән кара хәрби кием кигән кеше мәктәпкә кереп ут ачканнан соң качкан. Һөҗүмне элек бу мәктәптә укыган 17 яшьлек егет оештырган.
Соңгы елларда Германиядә инде өч мәктәпкә һөҗүм булды. 2006 елда Эмсдеттен каласында дистәләп кеше яраланды. 2002 елда Эрфурт шәһәрендә 17 кеше һәлак булды. Ике очракта да һөҗүм итүчеләр ахырда үз үзләрен үтергән иде.