Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан казнасы бушый бара


Татарстанның финанс хәле көтелгәннән дә мөшкелрәк кебек - гыйнварда бюджетка җыелган салым күләме 79% кимегән. Нефть арзан, казнада акча җитми. Бюджетны зур кыскартулар көтә.

Шушы сан Русиянең төбәкләр тәрәккыяте министрлыгы хисабында китерелә. 2008 елның гыйнвары белән чагыштырганда Татарстан бюджетына салым җыю 79% азайган. Соңгы елларда зур үсеш кичергән Татарстан Русиянең башка төбәкләренә караганда кризистан иң зур зыян күргән төбәк булып чыга шулай итеп. Якутиядә казнага 77% салым җитми, Волгоград өлкәсендә - 41%, Коми республикасы һәм Свердлау өлкәсендә - 37%, Төмән өлкәсендә казнага салымнарның 30% түләнмәгән.

Соңгы елларда тиз үскән төбәкләрнең кризис вакытында зур зыян күрәчәкләре элек тә фаразланган иде. Әмма моңарчы Татарстан бюджетында проблемалар турында өзек-төзек кенә мәгълүматлар килеп торды.

Яңа сайланган Дәүләт Шурасы бюджетны яңадан карап чыгарга тиеш булачак. Шура рәисе Фәрид Мөхәммәтшин яңа парламентка кризис тудырган проблемаларны чишергә туры киләчәк, диде.

“Март аенда ук булмаса да, апрельдә узган елның октябрендә кабул иткән бюджетны яңадан карарга тиеш булабыз. Финанс керемнәр кимеде, нефть бәясе төште, социаль өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын саклап калырга һәм халыкка авырлык китермәскә дигән максат куела беренче чиратта. Хөкүмәт исеменнән кайбер оешмаларга салымнарны киметү тәкъдиме керә. Без аларны да канун рәвешендә карап кабул итәрбез”, диде президиум утырышында шура рәисе Фәрид Мөхәммәтшин.

Акчаны табуның яңа юлларын табу кирәк

Акчасызлык упкынына мондый тизлек белән тәгәрәүнең сәбәпләре нәрсәдә? Казнада акча җитмәү Татарстан өчен нәрсәне аңлата?

Дәүләт Шурасының икътисад комитеты рәисе Марат Галиев, бу санны әле тикшерәсе бар, гыйнварда гына шулай була ала, ди.

"Моның сәбәпләре берничә булырга мөмкин. Читкә саткан ширкәтләр җитештергән малны сатып алу кимеде. Саклану ширкәлләренә зыян булды. Аларга федераль үзәктән заказлар күп булды, әмма акчасы алдан түләнмәде. Төзелешләр туктады. Башка өлкәләрдә дә проблемалар булды," дип аңлата Галиев.

Казандагы белгечләр, хәзер инде тормышка бөтенләй башкача карау кирәк, бюджетның мондый катлаулы проблемалары Татарстан икътисадын башкача оештыруны таләп итәчәк, дигән фикердә.

Сер түгел, Татарстанның хәзерге хакимияте җирле икътисадның төп терәге итеп нефть сатудан килгән керемнәрне санап килде. Хөкүмәт инвестицияләр, яңа технологияләр кирәклеген аңлап, бу өлкәдә шактый гына эш тә башкарса да, андый яңа җитештерүләрнең тернәкләнеп китүе өчен вакыт бик булмады.

Татарстан хәзер "атны шулай бик әкрен җигүенең" җимешләрен татый - кризис нефть бәяләренең кискен төшүенә китерде, нәтиҗәдә нефтьчеләрдән алган салым да кискен кимеде.

Ай ярым элек Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, кризис сәбәпле республика бюджетын чиреккә (20-30 миллиард сумга) киметергә туры киләчәк, дип белдергән иде. Соңгы тәрәккыять бу санның тагын да зуррак булуына, ягъни бюджет чыгымнарын тагын да кырысрак киметеләчәгенә ишарә итә.
XS
SM
MD
LG