Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чистайда автобуслар нигә янган?


Әфган сугышы ветераннары оешмасының автобуслары янганнан соң, Чистай транспорты тармагында хакимиятләргә якын ширкәтләр гына калды

10 мартка каршы төндә Чистай сәгать ширкәтенең иске биналарында каты ут чыга. Нәтиҗәдә гаражда торган 14 автобус янып бетә.

Әфган сугышы ветераннары оешмасына караган бу автобуслар юлчыларны 5 сумга йөрткән булган. Шәһәрнең элекке АТПларыннан чыккан автобусларда бер бару 7 сум тора. Хәзер 5 сумлык автобуслар юлга чыга алмый инде.

Әфган оешмасы җитәкчесе Юрий Петров соңгы вакытта, транспорт оешмалары белән көндәшек итүдән тыш, парламент сайлауларында катнашуы белән дә танылган иде. Ул Дәүләт Шурасындагы депутат урыны өчен коммунистлар фиркасе вәкиле буларак көрәшеп карады.
“Бизнес-газета” язганча, Чистай шәһәре өчен бу янгын зур вакыйга булды, аның мөмкин сәбәпләре турында калада төрле сүзләр йөрде.

Үт төрткәннәрме, үзе янганмы?

Әфган сугышы инвалидлары оешмасы башлыгы Юрий Петров, бу янгынны үзенчә аңлата. Ул, машиналарга үт төрткәннәр, дип белдерә. Гаражны сәгать заводы сакчылары да, машиналар янындагы бер караулчы да карап торган.

Әмма барыбер, кемдер ишекне ачып, машиналарның берсенә үт төрткән, аннан ут башка автобусларны да элеп алган, дип фаразлый Юрий Петров.

Ул җирле милициягә ышанмыйча Казаннан бәйсез тикшерү хезмәтен дә чакырткан. Алар әлегә нәтиҗәләрен чыгармаган.

Элекке хәрбиләрне яклау оешмасы җитәкчесе Петров, бу янгынны мәхкамә белән дә бәйли. Эшләү рөхсәтен озайтырга теләмәгән өчен, алар, транспорт тармагын күзәтүче оешманы мәхкамәгә биргән булган.

Утырыш 16 мартка билгеләнгән иде, безнең һичшиксез җиңәр идек, безне шул рәвешле туктатырга теләделәр, ди ул.

Петров бу мәхкамәдән кадәр дә, шәһәр хакимиятләре даими рәвештә төрле яклап басым ясады, дип зарланды.

Хәзер Әфган сугышы ветераннары оешмасы килгән зыянны саный. Атобуслар гына түгел, гараж да юкка чыккан, ремонтлау урыны, андагы җиһазлар яраксыз хәлгә килгән.

Барлыгы зыян 18 миллион сум белән исәпләнә, дип әйтә автобуслар хуҗасы. Бер әйбер дә иминиятләштерелмәгән булган, ягъни зыянны эшмәкәрләргә үзләренә капларга туры киләчәк.

Шәһәр хакимиятенең карашы.


Шәһәр хакимиятләрендә бу янгынны башкача аңлаталар. Шәһәр башлыгы урынбасары Рәмзис Гәрәфетдинов, ут электр чыбыктан килеп чыккан булырга мөмкин, дип әйтә. Анда бинаның түбәсендәге агач бүрәнәләр өстеннән тышланмаган электр чыбыгы сузылган булган, күрәсең, янгын шуннан чыккан, дип әйтә шәһәр хакимияте вәкиле Гәрәфетдинов.

Аның әйтүенчә, 14 автобусның юлга чыкмавы шәһәр транспортына зур зыян салмаган. Шәһәрдәге авто-транспорт оешмаларында автобуслар җитәрлек, алар кирәк чакта юлда чыга, дип әйтте Гәрәфетдинов.

Казандагы хосусый автобуслар хуҗалары да, Чистайдагы транспортчылар кебек кыен хәлдә калган иде.

Казандагы эшмәкәр Фердинанд Ганиевның 3 автобусы яндырылды. Гаепле кешеләр табылмады. Башка эшмәкәрләр дә шундыйрак хәлләр турында әйтә.

Фердинанд Ганиевка үз белдеге белән эш итүдә рәсми гаепләү белдерелде, әмма мәхкамә аның файдасына карар чыгарды. 10 сумга йөртүче 6 автобусым шәһәргә чыкты инде, дип әйтте ул.

Казанда күбесенчә 15 сумлык муниципаль автобуслар йөри, хәзер Чистайда да инде шәһәр хакимиятләренә якын ширкәтләр генә хакимлек итә.
XS
SM
MD
LG