Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина кризистан чыга алырмы?


Украина һөнәрчеләр берлеге Киевта каршылык чарасы үткәрә
Украина һөнәрчеләр берлеге Киевта каршылык чарасы үткәрә
Берничә ел элек кенә өметле яшь демократия саналган Украина бүген тирән кризиска чумды. Кешеләр банктагы акчаларын ала алмый. Машина йөртүчеләр юлларны яба. Иминлек хезмәтләре газ ширкәтендә тентүләр үткәрә. Белгечләр фикеренчә, илдәге икътисади һәм сәяси кризис тотрыксызлыкка китерергә мөмкин.

Көнбатыш Украинаның Львив шәһәрендә яшәүче Андрей Лалак БМ банкының ышанычлы мөштәрие булган. Хәзер банк хезмәткәрләре миннән өрәктән качкан шикелле кача, ди ул.

Бер ай буена Андрей үз хисабыннан 100 мең гривна ($11.700 чамасы) акчасын алырга тырыша. Бирмиләр. Хәзер ул иптәшләре белән банк янында көн саен каршылык чарасы үткәрә.

"Безне һичбер яклаучы юк. Әйтерсең, акчаны кайтармаска сүз берләштергәннәр. Ләкин акча әйләнештә булырга тиеш. Мин фатир алырга, эшемне үстеререгә телим. Булмый."

Андрей хәлендәгеләр бүген Украинада байтак. Эшсезлек, инфляция үсә. Гривна арзаная. Тулаем җитештерү кими. Илнең әлегә зәгыйфь сәяси институтлары кризиска каршы тора алмый.

Кирәкмәгән көрәш

Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, президент белән премьер арасында көрәш бара. Бу көрәш хөкүмәтнең кризиска каршы чараларын юкка чыгара, илне упкынга этәрә, ди Варшаудагы халыкара бәйләнешләр үзәге мөдире Евгениуш Смолар:

"Украина элитасы кризиска каршы берни эшли алмый, һәм иъктисади, һәм сәяси өлкәдә. Алар моңа гадәти кечкенә кризис дип карый, ләкин бу мега-кризис."

Узган атна йөк машиналары йөртүчеләр, югары салымнарга протест белдереп, Киев-Одесса юлын ябып куйды. Киевта киоск хуҗалары шәһәр хакимиятенең аларны яңа урыннар сатып алырга мәҗбүр итү ниятенә проотест белдерде.

Херсонда эре ширкәт эшчеләре хезмәт хакларын түләүне таләп итеп шәһәр идарәсен басып алды. Кайбер шәһәрләр бурычларын түли алмый, көннәр буе җылысыз йә сузыз утыра.

Украиннар моңа кадәр гел түземлек күрсәтте, ләкин һәр түземлекнең дә чиге бар, ди Кушма Штатларның Украинадагы элекке илчесе, хәзер Вашингтондагы Броокингс институтыннан Стивен Пайфер: "Украиннар саклык күрсәтмәсә бу авыр елда бик авыр хәлдә кала ала."

Акча кытлыгы

Украина иъктисады корыч һәм химия экспортына нигезләнгән. Дөньядагы кризис аркасында икесе дә аска тәгәрәде. Гыйнвар аенда сәнәгать җитештерүе 34% кимеде. Соңгы 18 елда иң түбән дәрәҗәгә.

Дәүләт бурычын киметү һәм банк системын җайга салу өчен рәсми Киев халыкара валюта фондыннан 16,4 миллиард доллар кредит сораган иде. Ющенко белән Тимошенко арасындагы тартышу аркасында сөйләшүләр көрчеккә терәлде.

Узган елның ноябрендә фонд акчаның беренче 4,5 миллиард өлешен күчерде. Әммә Тимошенко хөкүмәте 5% дефицытлы бюджет кабул иткәннән соң, икенче 2 миллиард өлешне күчермәде.

Узган атна Ющенко белән Тимошенко үзара каршылыкларын хәл итеп, бюджет дефититын халыкара валюта фонды кабул итәрлек дәрәҗәгә киметергә килеште.

Икенче көнгә Ющенко тарафлы иминлек хезмәтләре, коррупция эшен тикшерү аңлатмасы белән, Тимошенко тарафлы Нафтогаз ширкәтенә килеп тентүләр үткәрде.

Белгечләр фикеренчә, президент белән премьер арасындагы мондый каршылык илнең халыкара абруена да зур зыян китерә.
XS
SM
MD
LG