Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вьетнамда зыян күрүчеләр Мәскәүгә юл тотты


Вьетнамда юл казасында яраланган Русия туристлары Русиянең гадәттәнтыш хәлләр министрлыгы очкычы белән Мәскәүгә юл тотты. Юлчылар сишәмбе иртән кайтып җитәчәк.

Очкычта каты авыруларга ярдәм итәр өчен кирәкле җиһазлар, дарулар һәм табиплар бар.

Вьетнамның көньягында юл казасында 9 кеше һәлак булды, 15 кеше яраланды. Туристлар утырган автобус юлдан упкынга төште.
XS
SM
MD
LG