Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент комиссарга зарланды


Узган атна ахырында Европадагы хәвефсезлек һәм хезмәттәшлек оешмасының комиссары Кнут Воллебек Уфада булып киткән иде.

Ул Русиядә украин телен укыту торышын өйрәнә. Аның белән очрашуда Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов Башкортстан мәктәпләрендә 14 тел укытылуын, шул исәптән украин телендә дә белем бирелүен, 5 телдә китаплар нәшер ителүен ирештерде.

Президент комиссарга нефть заводларының “Система” компаниясе тарафыннан рейдер һөҗүменә дучар булуын әйтте. Шулай ук Русиядәге кадрлар сәясәтенә борчылу белдерде. Ул федераль үзәкнең төбәк җитәкчеләре белән килешми кайбер структураларга җитәкчеләр билгеләвен хупламавын ирештерде. Мортаза Рәхимов комиссарга Русиядәге башкорт халкының хокуклары кысылуы турында кайбер документлар да тапшырды.
XS
SM
MD
LG