Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ак барс” ярымфиналга чыкты


“Ак барс” Казанда Омски “Авангард”ын 3:2 исәбе белән җиңеп, кыйтга хоккей лигасы беренчелегендә ярымфиналга чыкты.

Моңа кадәр такымнар чирекфиналда Казан һәм Омскида икешәр уен уйнаганнан соң, хисап 2:2 иде. Дүшәмбе Казанның “Татнефть-Арена” боз сараенда үткән хәлиткеч бишенче уен да бик киеренке барды.

Беренче өлештә акбарслар өстенлек итте (Степанов, 1:0). Икенче өлештә башта Ягр, аннары Рябыкин омскилыларны алга чыгарды (1:2). Бу нәтиҗә өченче өлешнең ахырына кадәр сакланды.

Акбарслар капкачыны алтынчы уенчы белән алыштырып, соңгы минутта нәтиҗәне тигезләде (Никулин, 2:2) һәм оттырудан котылып кала алды.

Бу уңыштан канатланып, акбарслар өстәмә вакытта җиңү алкасын кертә алды. (Петров, 3:2).

Ярымфиналда “Ак барс” Мәскәү “Динамо”сы белән уйнаячак.
XS
SM
MD
LG