Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алтын Урда - дөнья цивилизациясенең бер өлеше


Казанда Алтын Урданың сәяси һәм социаль иктисад тарихына багышланган фәнни җыен башланды. Анда Русиядән һәм чит илләрдән 70ләп галим катнаша.

“Алтын Урда мирасы ул дөнья цивилизациясенең бер өлеше. Бу чорны ныклап өйрәнеп без Русия тарихын өйрәнүдә дә үзебездән зур өлеш кертәбез дип уйлыйм. Чөнки Мәскәү дәүләте ул Алтын Урда эчендәге Урыс Улусыннан үсеп чыккан. Алтын Урданың эчке сәясәте славян җирләрендәге тормышка шактый тәэсир иткән. Алтын Урда таркалганнан соң да аның традицияләренең Татар ханлыклары белән Мәскәү дәүләте арасындагы мөнәсәбәтләргә йогынтысы булмый калмаган. Һәм бу мөнәсәбәтләр Русия тормышының аерым бер өлешендә күренекле урын да алып торган”, ди әлеге чараны оештыручыларның берсе, галим Илдус Заһидуллин.

Илдус Заһидуллин
Заһидуллин сүзләренчә, бу конференция татар халкы, төрки халыклар һәм Русия тарихын өйрәнүдә бер күренекле вакыйга булып тора.

Урта гасырдагы татар дәүләтләрен өйрәнү Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының бер юнәлеше. Узган ел институт Алтын Урда таркалганнан соң барлыкка килгән Татар дәүләтләренә багышланган бөтенрусия конференциясе үткәргән иде инде. Һәм Заһидуллин сүзләренчә, мондый җыен һәр ел саен булып торачак. “Әлеге чаралар бу проблеманы өйрәнүдә даимилек һәм бер эзлеклелек булдыру өчен башкарыла. Бөгенге көндә бу чорны тикшерүдә күпмедер дәрәҗәдә таркаулык та күзгә ташлана”, ди ул.

Галимнәр Казандагы чарада соңгы елларда башкарылган эшләр һәм ачышлар белән танышачак. Анда Казакъстан, Мисыр, Украина, Франция һәм Русиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче галимнәр катнаша.
XS
SM
MD
LG