Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйсез сәхифә экстремист түгел


“Уфагуб” исемле бәйсез интернет сәхифәгә каршы басым туктамый.

Башта аның белән хезмәттәшлектә шикләнелгән берничә кешенең йортында тентү булган иде. Артабан сәхифәдә көн күргән бер язма өчен аңа экстремистлык буенча җинаять эше ачылды. Тентү үткәрелүне прокуратура нигезсез дип тапты. Инде килеп, экспертиза экстремист дигән язманы тикшереп, аның дөреслеккә туры килмәвен белдерде.

Аңа караганда, язмада кайбер әдәпсез урыннар гына бар. Шулай итеп, “Уфагуб”ны экстремистлыкта гаепли алмадылар. Билгеле хокукчы Николай Швецов сәхифәгә ялган гаеп тагарга тырышкан тикшерүче Азат Вахитов бу экспертизалары өчен үз кесәсеннән акча түләргә тиеш дип исәпләвен белдерде. Һәм бу уңайдан мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәген хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG