Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризис “җимешләре”


Чишмә районындагы шикәр заводында җитәкчелек 240 хезмәткәрен ялга җибәрмәкче булган.

Ул аларга 4 айга түләүсез ялга китүләре турында үз теләкләре белән гариза язарга кушкан. Тегеләре язмагач, аларны заводка кертүне тыйган. Хезмәткәрләр покуратурага мөрәҗәгать иткәннән соң бу башбаштаклык туктатылган.

Уфадагы данлыклы “Зеленая роща” ягъни “Яшел чаукалык” шифаханәсендә 10 кеше прокуратура һәм республиканың эчке эшләр министрына мөрәҗәгать итте. Алар үзләренең канунсыз кыскартылуына каршы көрәшә. Әлеге төркем шифаханә җитәкчелегенең хакимият ресурсларыннан файдалануы, максатсыз акча туздыруы турында да хәбәр иткән.

Шул ук вакытта хөкүмәт җитәкчесе Раил Сарбаев: “Без кризиска әзер”, дип белдерде. Аның сүзләренчә, республиканың 30 миллиард сум стабильлек өчен фонд бар. Бу акча әгәр казна 60%ка тулыланган хәлдә дә җитә ала. Әле казна 100%ка тулылана. Бу акча банкларда ай саен 300 миллион сум файда эшли. Раил Сарбаев моны “хәвефсезлек мендәре” дип атады.
XS
SM
MD
LG