Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кесәң калын булса, депутатка нәмзәт



Питрәч районы, Ленино-Кокушкино авылыннан Галимҗан хәзрәт Закиров, Русия һәм Татарстан Конституциясе нигезендә Русия гражданнары депутат була ала, дип яза. Әмма ул акчасы юклыктан, ул нәмзәт була алмаган.

«Дөреслекне әйтергә уйлаган идем (Аллаһы Тәгаләдән куркам, вәгъдә – иман). Күпчелек гаризалар халыктан Президентка яки башка түрәләргә барып җитешми. Һәрберсе бер-берсенә формаль җавап ясый. Менә шуның өчен дә илдә тәртип юк», ди автор.

Казан исеннән Явыз Иванны искә төшерәләр

Айзат Шәймәрдәнов әлеге язмада соңгы атнада шау-шу кузгаткан хоккей турында яза. Биредә Казанның «Ак Барс» клубы белән Омски «Авангард» такымы арасында уеннарның тәмамлануы, аның казанлылар файдасына булуы тасвирланган. Бу киеренке уеннардан соң, «Ак Барс» алга чыкты һәм плей-оффның әлегә иң көчле командасы Мәскәүнең «Динамо»сы белән көч сынаша. Биредә автор гадәти уеннан килеп чыккан сәяси чынбарлыкны ача.

«Әле Мәскәү матбугаты да халык фикерен чуалтырга сәләтле. Мисал өчен, узган елларны плей-оффта Казан командасы Мәскәү клубы белән очрашса, Русия башкаласы гел тарихны исенә төшерергә ярата иде. Янәсе, Явыз Иван чоры җитте, 1552 елгы вакыйга янә кабатланачак! «Рухи күтәрелеш» тагын чәчәк атачак. Форумнарда «Ак Барс» «поганые татары» дигән исем астында тасвирлана», ди Айзат Шәймәрдәнов.

«Ак Барс» бу уеннарда оттырган очракта да, бакыр медальгә ия калачак.

Урыс дәүләте вә Ислам дине

“Иманга юл” сәхифәсендә Фирдәвес Хуҗин “Урыс дәүләте вә Ислам дине” язмасында 1552 елдан алып – бүгенге көнгә кадәр Ислам диненең татар халкында тоткан урыны турында яза. Аның тарихын тасвирлый. Ислам диненең татарларга булган тәэсирен, мөселман динен тоткан өчен татарларның җәберләнүләре турында яза. Ислам динен эзәрлекләү Явыз Иван Казанны яулап алгач башлана, ди автор.

Язманың «Кемнәр алар мәкрүһлар?» дигән бүлегендә эзәрлекләүләргә түзә алмыйча, христиан диненә күчүчеләр турында әйтелә. Бу бигрәк тә XVIII гасырда Лука Канашеевич, XIX йөздә урыс миссионеры Николай Ильминский вакытында эшләнгән. Яңадан Ислам диненә кайтучыларны мәкрүһлар дип йөрткәннәр. Биредә чукындырылган татар авылы Каенлы турында да сөйләнелә. Бу авылда мөселманлыктан христиан диненә күчмәс өчен, попларны тере килеш җиргә дә күмгәннәр.

XVIII гасырның 50нче елларында татарлар дини вә милли изүгә баш күтәрә башлый. Моңа ачык мисал булып, имам Батыршаһны һәм Пугачев яулары тора. Екатерина бу вакыйгалардан соң уйга кала һәм татарларга мәчет вә мәдрәсәләр төзү хокукы бирелә. Дин иреге игълан ителә. Әмма бу хәлләр 1917 елгы инкыйлабтан соң, туктатыла. Татарлар имансызлыкка куып кертелә. Татарлар арасында эчкечелек, зиначылык әкрен-әкрен хөкем сөрә башлый, ди автор.

Фирдәвес Хуҗин бүгенге көндә дә күзәтелгән Ислам һәм Христиан дине арасындагы каршылыклар булуын да искәртә. Хәзер дин дәүләттән аерылган булса да, дәүләт башлыклары христианнарның дини бәйрәмнәрендә катнаша, ярыша-ярыша чукына, ди.
Автор татар халкы ике юл сайлый ала, дип яза. Беренчесе — иманга кайту, икенчесе — тупикка илтә торган кәеф-сафа корып, имансыз яшәү юлы. Ахырдан Фирдәвес кайсы юлны сайлыйбыз, җәмәгать, дип газета укучыларына мөрәҗәгать итә.

Керәшенем минем! Кем син?

Безнең гәҗитнең «Арулармысез» сәхифәсендә газета укучысы Владислав Домолазовның «Без ничек бердәм булырга тиеш?!» дигән язмасы урын алган. Хат авторы керәшеннәрне аерым милләт дип саный. Аерым керәшен теле бар, дип яза. Шул ук вакытта мөселман татарларга тәре сүзен күрә алмаулары өчен үпкә белдерә.Әлеге хатка иң элек газета мөхәррире Илфат Фәйзрахманов җавап бирә.

«Инде үзем дә шуны әйтим: чынлап та гыйбрәт алырлык, уйландырырлык фикерләр, хәтта танырга кирәк булган үпкә сүзләре бар бит хатта. Әйтик, “тәре”не сүгенү сүзе итеп куллану. Моның белән кемнедер рәнҗетәбез, дип уйланмый да, башыбызга да килми бит... Ләкин 11нче битне укыганнан соң аңлашыла: ул безнең каныбызга куркыныч символ, фетнә булып сеңеп калган. Әмма тарих өчен без гаепле түгел. Тарихны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Менә шуңа күрә аңлатыйк, мәгънәле, матур итеп, бер-беребезне кимсетми генә, олылап сөйләшергә өйрәник. “Арулармысез” сәхифәсенең максаты шул. Без бер халык, бер милләт», дип яза Илфат Фәйзрахманов.

Генадий Макаров фикеренчә, “татар” сүзе асылында милләт һәм мөселман дигән ике мәгънә ята. Күп керәшеннәр “татар” сүзен мөселман дип аңлый. Ә керәшен татары дигәч, кайберәүләр мөселман керәшене дип кабул итә. “Татар” атамасы “мөселман” дигәнне генә аңлатмый. Татарлар арасында тәңречеләр, мәҗүсиләр, христианнар, протестантлар, тагын әллә кемнәр бар. Шуңа күрә “татар” сүзен җыелма дип кенә кабул итәргә кирәк. Татар милләте эчендә төрле халыклар бар.

Шулай ук Макаров ике дин вәкилләре арасында милләт файдасына килешү булырга тиеш, дип саный.

Мөсәгыйть Хәбибуллин исә, керәшеннәр чукындырылуга хәтле булган тәңречелеккә йөз тоткан халык дип исәпли. Керәшеннәрне христианлаштыруны 1552елдан гына башланды, ди.

Григорий Радионов фикеренчә, лингвистик яктан “керәшен татары” дию татарларны мыскыл итү була. Бөтен татар керәшеннән килеп чыккан кебек аңлашыла. “Татар керәшене” дип әйтү дөрес.

Наил Дунай мишәрләрне мишәр татары дип әйтмиләр дип әйтә. Татармы, керәшенме — без барыбыз да төрки халыклар.

Гаделсезлек, комсызлык һәм битарафлык...

Әлеге язманың авторы гаиләнең таркалуы, аның эчендә мәкерле сәясәт ятуы турында яза. Журналист «Безнең гәҗит» газетасына килгән хат буенча Азнакай якларына юл ала.

«1997 елны Эльвира белән Георгий гаилә корып җибәрә. Шул ук елны аларның кызлары дөньяга аваз сала. Тик торыр урыннары булмый. Әкренләп йорт салыр өчен җир алына, төзелеш материаллары да җыела. Үз йортлары булсын дип, Эльвираның әти-әнисе бар яктан да гел ярдәм итеп тора. Ике елдан соң гаилә үз куышларында кайный башлый. Тора-бара уллары да туа. Тик гаилә 11 ел гына сәламәт яши. Узган ел, Гаилә елы булуына карамастан, чиксез судлардан соң гаилә таркала», дип яза автор. Алай гына да түгел, Эльвира белән Георгий бергә үз көчләрен куеп төзегән йорт кинәт кенә гаилә хуҗасының әтисе Хунтимер исемендә булып чыга. Һәм вәссәлам... Мәкерле сәясәт Эльвира, аның кызы Кристина һәм улы Гаделне өйләреннән куып чыгаруга илтә. Озын сүзнең кыскасы, Эльвира ханым әйтмешли, хәзер алар бомжлар булуы да күрсәтелә.

Ике бала анасы Эльвира өйдән куылганчы бик күп мәхкәмә юлын уза, хәтта Президентка хат та яза. Тик моның файдасы гына булмый, дип яза автор.

«Георгийның якын дуслары арасында элекке район башлыгы Хәйретдинов, аның урынбасары Шиһапов бар. Шулай булгач, нинди суд турында сөйләргә була? Алар бергә ауга йөриләр, — ди Эльвира ханым», дигән сылтама да китерә Айзат.

Автор, авыл халкыннан аңлатмалар алып, өй Георгий ягыныкы гына булмавы, ә Эльвира ягыннан да күп көч куеп төзелгәне һәм аның балалар белән бергә әлеге йортта яшәргә тулы хокукы барлыгын күрсәтә. Тик инде балаларның гына әтиләре белән бергә яшәргә теләмәвләре, алар өчен ябык тема булуы языла.

«...Казанга дип юлга кузгалганда, башыма өч фикер оялады: гаделсезлек (суд), комсызлык (ир ягыннан) һәм халык битарафлыгы. Кешеләрне сөйләштерү бигрәк тә авыр булды. Аңлашыла: әле аларның күрше булып яшиселәре дә бар. Тик Эльвира ханымның башка бернигә дә өметләнә алмавы эчне пошыра. Шулкадәр кырыс микәнни безнең тормыш? Судка инде ул башка ышанмый. Ә безнең җәмгыятьтә әдәп-әхлакның зәгыйфьлеге ахырзаманны хәтерләтә. Кирәк икән бөтен нәрсә сатыла, бөтен нәрсә тыела. Хәтта үз куышыңны булдырып та, аңа керү хокукы тыелса, ни өчен яшәргә кала дигән сорау туа. Бу сорау Эльвира ханымны да борчый. Өстендә балигълыкка ирешмәгән балаларның булуы гына аңа яшәргә көч бирә. Ә шул ук вакытта йорт салуда Эльвира ягыннан күп көч куелган өйдә Георгий башка хатын белән типтерә, ди авыл халкы. Эльвира ханым балалары белән әлегә әти-әнисендә тора. Ә күрше урамда гына, янәшәдә Георгий яши. Эльвира ханымга ире белән бергә көч куеп төзегән йорт яныннан еш узарга туры килә. Тик өй ишекләре аңа ачылмый», дип ахырдан нәтиҗә чыгара автор Айзат Шәймәрдәнов.

Ролемне башкага бирмәскә булдым

«Сайлау шаукымы» сәхифәсендә Зәйтүнә Сәетованың «Ролемне башкага бирмәскә булдым» язмасы урын алган. Биредә сайлауның театр тамашасы булуы языла. Кемнең нинди рольне башкарачагы, нинди сүз әйтәчәге алдан билгеле булуы исәкртелә. Сайлауга бармасак та, депутларның алдан билгеләнгәнлеге әйтелә.

«Димәк, без гомер буе театрда, гомер буе күчмә театрларда спектакль уйныйбыз. Әле ничек кенә! Ә ул халык кырмыскалар гына бит! Минем бюллетеньне башкалар файдаланмасын өчен, фикеремне үзгәрттем һәм бардым сайлауга! Тормыш театрындагы минем ролемне башкалар уйнамасын өчен бардым!», дип тәмамлый язмасын автор.
XS
SM
MD
LG