Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ-Русия аралары җайланырмы?


Ике аксакал: Һенри Киссинҗер (с) һәм Евгений Примаков
Ике аксакал: Һенри Киссинҗер (с) һәм Евгений Примаков
Узган ай Мюнхен иминлек конференциясендә АКШ вице-президенты Джо Байден Русия-Америка "төймәсен сүндереп-яндырырга" чакырып, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр яхшырырга мөмкин дигән өметләр уяткан иде.

Обама һәм Медведевның 1 апрельдә Лондонда үтәчәк беренче очрашуы алдыннан хәзер ике илнең рәсмиләре мөнәсәбәтләрне яхшырту юлларын тикшерә. Хезмәттәшлекне ничек һәм нәрсәдән башлап булганын ачыклау максаты белән бу көннәрдә Мәскәүгә бер-бер артлы АКШның элекке югары рәсмиләре килә.

Президент Джордж Бушның элекке дәүләт секретаре Дҗеймс Бейкер атнакич Мәскәүдә, дөньядагы атом коралының 95% ия булган ике ил яхшырак мәнәсәбәтләрдә булырга тиеш, дигән сүзләр әйтеп китте.

Өметләр дә бар

Җомга көнне ике элекке дәүләт секретаре Һенри Киссинҗер һәм Дҗордҗ Шульц белән элекке саклану министры Уильям Перри катнашындагы төркем Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашты.

"Элекке чордагы кайбер авырлыкларга карамастан, сезнең эшчәнлек ике илгә дә кирәк, - диде Медведев бу очрашуда. - Яшермим, мин Барак Обама белән очрашуны көтәм, бу очрашу танышу гына булып калмас, ике арадагы мәнәсәбәтләр турында тулы күләмле сөйләшү булыр дип өметләнәм."

Джо Байденның "төймәне сүндереп-яндыру" тәкъдименә кагылып, Медведев, "без моңа өметләнәбез" диде.

"Аксакаллар очрашуы" дип аталган сөйләшүдә Русия ягыннан элекке премьер-министр Евгений Примаков, элекке тышкы эшләр министры Игорь Иванов, элекке штаб башлыгы Юрий Балуевский катнашты.

Дошман да кирәк

Элегрәк, шушы айда Дмитрий Медведев элекке сенаторлар демократ Гарри Харт, республикан Чак Һейгел, элекке иминлек киңәшчесе Брент Скоукрофт төркеме белән очрашты. Бу төркем ике арадагы мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен 30 битлек тәкъдимнәр исемлеген алып килгән иде.

Әлеге документта "Русиянең күрше төбәкләрендә үз мәнфәгатьләре бар, Америкага анда Русия белән ярышасы юк, Кушма Штатар бу күрше илләрнең коралына әйләнергә тиеш түгел" дигән фикерләр бар. Кайбер белгечләр моны Вашингтонның Мәскәү белән якынаю хакына Грузия һәм Украинаны хуплау сәясәтеннән чигенү нияте дип атады.

Русиянең танылган сәясәт белгече Андрей Пионтковский бу фикер белән килешми: "Эчке сәясәт дигән нәрсә бар. Илдә кризис һәм социаль киеренкелек арткан сүрәттә Путин режимы Кушма Шталар кебек дошманнан баш тарта алмый."

Шуңа күрә, Русия белән АКШ арасында мөнәсәбәтләрнең яхшыруын көтүчеләр артык өметләнмәсен, ди ул.
XS
SM
MD
LG