Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ ничек оешты? - II


Саша Долгов. Бөтендөнья Татар иҗтимагый үзәгенең I корылтае узуга 20 ел тулу уңаеннан Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге милли хәрәкәт вәкилләре белән матбугат очрашуы оештырган иде. Әлеге түгәрәк өстәл сөйләшүендә милли хәрәкәткә нигез салучылар һәм хәзер дә анда катнашучылар ТИҮнең үткәне һәм бүгенгесе турындагы фикерләре белән урткалашыр. Алар Татар милли хәрәкәте башлангыч алганнан соң 20 ел үткәч алга таба ни рәвешле хәрәкәт итәргә җыена соң?

Билгеле булганча, матбугат очрашуы вакытында Фәүзия Бәйрәмова татар халкына тулы бәйсезлек таләп итте. Әмма Марс Шәмсетдинов аңа каршы чыкты. Чынбарлыктан чыгып эш итергә кирәклеген искәртте. Дәүләт белән бәйләнешкә кермичә татар иҗтимагый үзәгенең юбилей корылтаен да тиешенчә оештырып булмый, диде.

Матбугат очрашуында шулай ук Юныс Камалетдинов, Дамир Исхаков, Римзил Вәли, Рашат Сафин, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Фәндәс Сафиуллин, Рафаэль Мөхетдинов да катнашты.

Татар иҗтимагый үзәге башта берничә милли оешманы үз канаты астына алган булса, хәзер аерым керәшен, булгар төркемнәре дә бар. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы, Милли мәҗлес, “Иттифак” фиркәсе дә төзелгән. Рәсми рәвештә Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге дә теркәлгән.

ТИҮнең беренче җитәкчесе Марат Мөлеков исемен йөрткән үзәк хәзер пикетлар, митинглар оештыра. Шуңа күрә, кайбер матбугат чаралары аны “пикетчылар оясы” итеп күрсәтергә тырыша.
Фәндәс Сафиуллин


Милли хәрәкәтнең башлангыч елларында бер йодрык булып тупланган татар зыялылары, вәкилләре арасында Татар иҗтимагый үзәгендә калучылар, Милли мәҗлес оешмасы, “Иттифак” фиркәсе тирәсендә йөрүчеләр, Татар конгрессында эшләүчеләр дә бар. Фәндәс Сафиуллин милли хәрәкәткә демократик халык фронтыннан килгән, Татарстан шурасы, Дәүләт Думасында депутат булып торды.

Фәндәс Сафиуллин.
Мин сәясәткә милләтче булып кермәдем, 1990 елда Югары Совет депутаты булып сайланганда демократик төркемнән тәкъдим ителдем. Шуңа күрә, беренче корылтайда миңа шаһит булып кына утырырга туры килде. Әгәр дә милли хәрәкәт һәм демократик хәрәкәт төрле юлларда барса, без уңышка ирешә алмабыз, дидем. Шунда миңа Валентин Михайлович: “Анда да рәхәттә утырасың килә, балыкны да ашыйсың килә”, диде. Шуннан соң минем алар белән аерылу китте. Шул чакта мин аларны: “Сез, әгәр милли хәрәкәтне яклап чыкмасагыз, шовинизмга китәчәксез”, дип кисәткән идем. Бүген Русиядә күтәрелеп килүче демократик хәрәкәт белән берләшү ягын уйларга иде.

Икенчедән, безнең керәшен татарларын читтә калдырмаска иде. Алар да татарлар. Чукындырылган татарлар, динне саткан татарлар дигән фикердән баш тартыйк. Дөрес түгел бу! Татар үз намусы белән, үзе теләп кабул иткән диннән бер кайчан да баш тартмый. Чукынырга теләмәгәннәре яндырып үтерелгән, теләгәннәре үз диненә кире кайтты, чит илләргә качырга мәҗбүр булды, Русиянең төрле почмакларына таралды. Ул безнең татарлар!

Кызгынычка каршы, бүген безнең хакимиятнең бөтен тармакларында да милләтне яклаучыларны күрмим, диярлек. Хәзер милләтнең дә һәм шул ук вакытта милләтара проблема да бар. Милләтара проблемаларны милли проблемалар белән берләштерәләр. Милли проблема һәр халыкта да бар: урыста да, татарда да. Ә Татарстанның милләтара проблемасы юк. Әмма милли проблеманы милләтара проблема итеп күрсәтеп, шуңа нигезләп, безне бетерәләр.

Саша Долгов.
Тарихи романнар авторы, Тукай бүләге иясе, Халык язучысы Мөсәгыйт Хәбибуллин, тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк, дигән фикердә тора.

Мөсәгыйт Хәбибуллин
Мөсәгыйт Хәбибуллин. Укытучыларның күбесе тарихны белми. Әгәр дә мәктәпләрдә татар тарихы, татар телебез укытылмый икән, чыннан да, безнең халкыбыз сарык көтүенә әвереләчәк. Элекке елларда Соловьев, Костомаров, Кузнецов язган китапларны кабат-кабат бастыралар. Ләкин Глушков, Почекаев кебек татарларны яклаган, татар тарихчылары белән фикерләре тәңгәл килгән тарихчыларны күрсәтмиләр. Урыс галимнәре арасында кызык кына галимнәр барлыкка килде, мәсәлән, Сергей Кравченко “Великая империя и почему врут учебники истории” дигән хезмәт язды. Чынлап та, тарих та, фән дә бер төрле, ә Русиянең тарихы бөтенләй башка. Гумилев: “Мифка таянып язылган тарих озын гомерле була алмый. Ул фәнне үтерә”, дигән.

Рашат Сафин. Бу әйтелгән җитешсезлекләр бар, аларны бетерү өчен көрәшергә кирәк. Әмма аның чиге булырга тиеш. Ул өметсезлеккә кадәр җитмәсен иде. Коръәндә бик әйбәт аятъ бар, икенче сүрәнең икенче аяте. Анда: “Бу китап күренмәгәннәргә ышану өчен юл күрсәтергә иңдерелгән”, диелә. Без сөйләшкән бүгенге әйберләр: күз белән күрәбезме, колак белән ишетәбезме, бер-беребезгә дә әйтәбезме - бөтенесе без күргән әйберләр. Ә шулай ук күренми торган әйберләр бар бит. Милли хәрәкәттә күренми торган нәрсәләрне анализлау җитми, проблемалар хәл ителмәгән.

Шул ук Фәүзия Бәйрәмова күтәргән бәйсезлек мәсьәләсеннән баш тартырга кирәк түгел. Әмма иске юл белән, иске ысуллар белән көрәшсәк, бер нәрсәгә дә ирешә алмаячакбыз. Чөнки, беренчедән, халык моны үтте. Икенчедән, идея яңа, заманыбыз таләпләренә туры килергә тиеш. Әмма милләтнең элитасы, төркеме булырга һәм алар алга таба уйланырга тиеш.

Андый уйлану идеологиягә, Коръәнгә һәм изге китапларга нигезләнергә тиеш. Анда барысы да язылган. Бабил манарасы турында риваять бар. Бабил манарасын Ходай тәгалә ни өчен җимергән? Чөнки бөтенесе бер телдә сөйләшә башлаган, ягъни бер фикергә килгән. Ә дөнья күптөрлелек бердәмлеге итеп яратылган. Бер Кытай акыллысы, яхшыны барыбыз яхшы дип таныйбыз икән, ул начарлыкка әверелә, чөнки бөтенесе бер фикергә килсә, каршылык бетә, дигән.

Каршылык булмаса хәрәкәт юк, хәрәкәт булмаса бәрәкәт тә юк. Бер-беребезне аңларга, юл куярга кирәк. Бу мәсьәләдә мин үзем оптимист булып калам. СССРның җимерелү сәбәпләренең берсе – бертөрлелек бердәмлеге, бер идеология, бер дәүләт планы булу иде. Хәзер Русиядә шул ук нәрсә торгызыла. Мин моны бу Русия империясен җимерү өчен махсус эшләнми микән, дип уйлыйм? Шуңа күрә, каршылыклар чыга икән, өметсезлеккә бирелмәскә, ә юлларын эзләргә кирәк.
Рашат Сафин


Мисал өчен, мин заманында латин имлясы проблемаларын күтәргән кешеләрнең берсе. Бөтен нәрсәне хәл иттек, халык та яклады, Шәймиев та яклады, ә Мәскәү кире какты. Кире каккан икән, мин уйланам, бу юкка түгелдер. Монысы да Аллах хәбәре, безгә гарәп имлясына күчәргә кирәк. Әгәр дә Мәскәү бу мәсьәләгә киртә куйган икән, проблеманы яңача күтәрик.

Милли компонентны юкка чыгаралар, дибез. Бу мәсьәләне күтәрергә бик җайлы вакыйга - Көньяк Осетияне һәм Абхазияне таныдылар. Безгә шул вакытта күтәрелергә иде. Сәясәттә начар вазгыять юк. Начар вазгыятьне үз файдаңа бора белергә кирәк. Безгә бу әйбер җитми. Бездә стратегик юнәлештә уйлаучы төркем юк. Аны дин әһәлләре белән бергә оештырырга кирәк.

Рафаэль Мәхәммәтдинов.
20 ел узгач, җәмгыять тә, халыкның үзаңы да үзгәрде. Шуннан чыгып, безгә нинди юллар белән эшләргә мөмкин соң? Элек коммунистик идеология хәл итүче көч булган. Кем идеологияга ышанмаган, аны КГБ белән куркытканнар. 90 елдан башлап, 94 елга кадәр бу ике хәлиткеч көч җимерелә. Искиткеч демократия барлыкка килә. Ул вакытта безнең җитәкчеләр дә, без дә тигез, бөтенебез татарлар идек, шуңа күрә без уңышларга ирештек.

Ләкин, беләсез, тора-бара, 95 елдан 2000 елларга кадәр хосусыйлаштыру булып узды. Шул идеология да түгел, КГБ да түгел, ә хәл иткеч көч акча иде. Кемнең кулында акча, шуның кулында хакимият хәзер. Алга нинди юл белән барырга мөмкин соң? Тар даирә эчендә тупланган акчаны киңрәк планга таратырга кирәк. Шул вакытта демократия барлыкка килергә мөмкин. Вак һәм уртак эшмәкәрләр икътисадта 10-15% тәшкил итә. Ә нык үскән демократик илләрдә аларның өлеше 60%. Бездә дә аларның саны 60% тәшкил итсә, ул вакытта демократия киләчәк.

Рафаэль Мөхәммәтдинов
Бер мисал китерим, безнең институт ел саен 50 китап чыгара, ә дәүләттән акча 2 китап басарлык кына бирелә. Ә 48 китапны авторлар, акча табып, химәячеләрне табып, үзләре чыгара.

Бүгенге көндә безнең максатларыбыз нинди булырга тиеш соң? Уйлавымча, 90 елның декларациясен кайтарырга тиешбез. Хәзер Русия нацизм юлына басты, үз булмаган халыкларга каршы рухи геноцид алып бара. Әлбәттә, без бәйсез булабыз, дип кычкыра алабыз. Аның үтәлүе – башка нәрсә. Төбәк компонентын кайтару шигаре белән чыгарга кирәк. Ә “Татарстанга – суверенлык, Татарстанга – бәйсезлек!” иң зур шигарь булырга тиеш.

Римзил Вәли.
Татар иҗтимагый үзәгенең юбилей корылтаен үткәрергә җыенуы һәм махсус матбугат очрашуы бик мөһим һәм куанычлы вакыйга. Эш шунда ки, соңгы ике ел дәвамында милли тарихтагы мөһим вакыйгаларны искә алу, иҗтимагый оешмаларны һәм милли җәмәгатьчелекне дә әллә ни мавыктырмады.

1905 елда Русия мөсеманнарының Түбән Новгородта үткән корылтае, аннан икенче, өченче корылтайлар; 1917 елда Казанда үткән хәрби, дини, милли шураларның аерым һәм уртак корылтайларының 90 еллыгын искә алу, татар-башкортларның һәм башка Русия халыкларының язмышы турында төпле фикерләр уята. 1918 елда Идел-Урал штатын, Татар-башкорт республикасын төзү проектлары, шушы проектларның уңышсызлыкка очрашуының туксан еллыгы. Бу бөек тарихи вакыйгаларга багышлап, “Азатлык” радиосы “түгәрәк өстәлләр”, махсус тапшырулар әзерләде. Ә җәмәгатьчелек шушы милли терелеш, инкыйлаб вакыйгаларының юбилейларына игътибар иттеме соң?
Римзил Вәли


Әйтик, 1917-1918 елларда тарихта беренче тапкыр ике ай дәвамында Русия татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте, милли мәҗесе эшли башлавы искиткеч әһәмиятле вакыйга бит. Бик күп фәнни конференцияләр, симпозиумнар оештырган хәлдә бу вакыйгаларны искә алу милли хәрәкәт өчен зур этәргеч булыр иде. Аллага шөкер, соңлап булса да, Татар иҗтимагый үзәгенең 20 еллыгы уңаеннан җыелу, үткәннәрне искә алу, киләчәккә планнар кору вакыты җитте.

Беренчедән, бу уңайдан тарихны тергезергә кирәк. Бу хәлләренең чынлыкта ничек булуы турында төгәл мәгълүматлар җыярга кирәк. Милли тарихның шундый битләрен ачык итеп яктырту бер ничә елдан авырлашачак бит. Шаһитлар һәм бу эштә катнашучылар исән чагында хатирәләр язырга, документлар тупларга, күңелсез хәлләрдән гыйбрәт, тәҗрибә алырга кирәк.

“Азатлык” радиосының архивында берничә тартма аудиокассета бар. Аларга милли конференцияләр, җыелышлар язылган. Документлар да җитәрлек. Әле генә Фәүзия Бәйрәмова үзенең иҗтимагый үзәктән Дәүләт Шурасына, элек ул Югары Шура дип атала иде, депутат булып сайлануы турында сөйләде. Рафаэль Хакимовны Әтнәдән, “Идел” журналының баш мөхәррире булып эшләгән чакта, депутатлыкка нәмзәт итеп Татар иҗтимагый үзәге күрсәткән иде. Татар идеясе, милли күтәрелеш, иҗтимагый үзәкнең дәрәҗәсе менә шундый иде ул чакта.

Ул вакытта партияга ышаныч 9% булса, ТИҮнең демократик рухына ышанучылар 11% иде. Дөрес, нәмзәтләрне Үзәк сайлау комиссиясе теркәлүдән алды. Ниндидер канунга килмәгән нәрсәләр табылган. Имештер, ТИҮнең үзенең дә теркәлүе канунга сыеп бетми, диелде. Бусы да гыйбрәтле вакыйга. Әмма иң гыйбрәтлесе – милли хәрәкәтнең халык белән элемтәләре, хакимият белән хезмәттәшлеге булу. Әлеге сөйләшү вакытында нәкъ 90 еллардагы вазгыять күз алдына басты. Берәүләр хәзер үк тулы бәйсезлек таләп итеп, рәсми органнар, дәүләт белән элемтәне кырт итеп кисү ягында. Икенчеләр бергә эшләргә тырыша.

Саша Долгов
Үткәннәр нәрсәне күрсәтә? Шушы бәхәс аркасында Марат Мөлеков һәр көнне өзгәләнеп яшәде. Аның йөрәге шушы тарткалаштан туктады дип уйлыйм. Татарлар үзара артык бәхәсләшә. ТИҮ шул чакта зәгыйфьләнеп калды. Эзләгәндә, дусларны да, дошманнарны да табып булыр иде. Ләкин фактлар бар.

ТИҮнең программасын әзерләп, партиянең агитаторлар өчен чыгучы журналында бастыру шул вакыттагы партия өлкә комитеты секретаре Кадерматов ярдәмендә мөмкин булды. Ул кинәт вафат булгач, бу эшне үз өстенә бүлек мөдире, Русия Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов алды. Морозовка партиянең үзәк комитетыннан шелтә белдергәннәре дә мәгълүм. Менә бит, татар милли хәрәкәтен оештырганда кемнәр генә катнашмаган, нәрсә генә эшләмәгән. Барысын да искә алырга, музейлар, күргәзмәләр оештырырга, китаплар чыгарырга кирәктер.

Саша Долгов.
28 мартта Казан Милли мәдәният үзәгендә Бөтендөнья Татар иҗтимагый үзәгенең I корылтае узуга 20 ел тулу уңаеннан юбилей Корылтае узачак.

бәйле язмалар

XS
SM
MD
LG