Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үтерүдә шикләнелүче чечен австриягә тапшырылды


Австрия прокуратурасы Венада чечен оппозициясе вәкилен үтерүдә шикләнелүче 2 кешенең берсе Польшадан Австриягә тапшырылды дип белдерә.

Милләте белән чечен булган ул шикләнелүче дүшәмбе көнне тапшырылган.

Узган атнада Польшада кулга алынган ул кеше гыйнвар аенда Венада Умар Исраиловны үтерүдә шикләнелә.

Чечня президенты Рамзан Кадыровның элекке тән сакчыларының берсе 2006 елда Австриядә сыену алган иде.

Ул Кадыров тоткыннарны азаплаулар куллана диюче төп шаһитләрнең берсе иде.
XS
SM
MD
LG