Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кибетләрдә урлаулар арта


Кибетчеләр әйтүенчә, даими йөри торган һәм таныш булган сатып алучылар соңгы вакытта күбрәк урлый башлаган.

Сатучылар үзләре дә җай чыкса чәлдерү ягын гына карый икән. Әле яңа гына Казанда көнкүреш электр җиһазлары сата торган “Александр ЛТД” кибетендә ике DVD плеер юкка чыккан. Милиция хезмәткәре Илнар Гарипов сүзләренчә, бу кыек эштә сатучылар үзләре гаепле булырга мөмкин.

“Тартмалары гына калган, ә плеерлар үзләре юкка чыккан. Кая киткәнен сатучылар берничек тә аңлата алмады. Бу төр товарга мөнәсәбәтле бөтен документларны тикшерә башлагач, ике атна элек тагын шундый ук ике DVD плеер юкка чыккан булуы ачыкланды”, ди Гарипов.

Аның сүзләренчә, сатучылар “син алган да, син алган” дип бер-берсен гаепләргә тә тырышкан. Билгеле булганча, финанс кризисы аркасында кайбер кибетләр ябыла. Бу хәл әле эшләп торган сәүдә үзәгендә хезмәттәгеләрнең дә күңелен пошаманга сала. “Алдагысын Алла гына белә дип, җае туры килгәндә сатучылар арасында да нәрсә булса да урлап чыгу очраклары бу көннәрдә ешаерга мөмкин”, ди Гарипов. Чөнки видеокамераның кайсы киштәне, яисә кибетнең кайсы почмагын күрмәгәнен сатучылардан да яхшы белүче юк икән.

Азык-төлек кибетләрендә урлау очраклары соңгы бер-ике ай эчендә бигрәк тә арткан. Гомум сату күләме дә 25%ка кимеде, аның өстенә күбрәк тә урлый башладылар, ди “Пятерочка”да эшләүчеләр.

“Урлаучылар нык артты. Кеше вак-төяк тә, зур әйберләр дә урлый. Аракы һәм спиртлы эчемлекләр, кофе урлаулар күбәйде”, ди Альбина Хәйдәрова. Бу әйберләрнең юкка чыкканлыгын алар, эшләрен тәмамлап товарларын санаган чакта ачыклыйлар икән.

“Вак-төяккә килгәндә, савыты белән сагызлар юкка чыга. Күбрәк наркоманнар урлый аны. Кеше күрмәгән очракта алып чыгып китәләр”, ди Хәйдарова.

Әле күптән түгел генә сатучылар яхшы гына киенгән ханымның кечкенә генә кул сумкасына тавык та, майонез да салып чыгып барганда тотылуы турында да әйтте.

“Күпчелек очракта хатын-кызлар урлаша. Алар яхшы киенгән, туннан. Шул тун эчләренә урлар өчен махсус кесәләр тегеп куйганнар. Шунда тыгып чыгып китәләр. Күргәннәрен тотабыз. Каракларның күбесе яхшы киенгән кешеләр, хәерчеләр түгел”, ди Хәйдәрова.

Бигеле булганча. Азык-төлек кибетләренә күпчелек очракта шул тирәдә яшәүчеләр йөри. Алар өчен касса янында утыручы белән исәнләшү гадәти хәл.

“Безнең белән исәнләшеп йөри торганнар күпчелек очракта май, сыр урлый. Алар чәлдерер дип уйламыйсың да, белгән кеше бит инде”, ди Резедә Фәсәхова. “Пятерочка”да урлау очраклары арта гына бара. Әмма күзәтеп торучыларның санын, сатучылар әйтүенчә, җитәкчелек арттырырга җыенмый. Киресенчә, кыскартулар булырга мөмкин, ди алар.

Казандагы “Тандем” сәүдә үзәгендәге “Карусель” кибете иминлек хезмәте башлыгы Рамил Таһиров хәзер халык дөньяга бик ачулы, дип белдерә. Аның сүзләренчә, кризиска кадәр дә урлаганнар, хәзер дә урлыйлар. Русиядә, билгеле булганча, урлашу гадәти хәл.

Милиция хезмәткәре Илнар Гарипов әйтүенчә, бүген кибетләрдән чәлдерүчеләрнең 70%ка якыны шунда ук дип әйтерлек тотыла. Иминлек хезмәте вәкилләре белдерүенчә исә, бер урлап тотылганны икенче тапкыр урламас дип әйтеп булмый.

Бала-чагадан алып, 80 яшьлек өлкәннәргә кадәр нәрсә дә булса чәлдерергә тырыша, ди Таһиров. Хәтта кыйммәтле кремнар алып чыкканда тотылучы әбиләр дә бар икән. Сыр, казылык һәм башка төрдәге азык-төлекләрне әйткән дә юк инде, ди ул. Һәм соңгы вакытта тотылучыларның саны артуны да инкарь итми.

Психологлар кризис вакытында кибетләрдән урлаулар арта дип белдерә. Русиянең хокук һәм психологик ярдәм үзәге җитәкчесе Михаил Виноградов фикеренчә, күпләр киләчәккә ышанычларын югалта һәм проблемаларын хәл итү өчен көтелмәгән юлга бара. Әмма кризис беткәч караклык та кимер дип өметләнә Виноградов.

Турыдан-туры сатып алучыларны күзәтеп торучы хезмәт вәкиле Таһиров исә, кризис бетсә дә караклык та кимер дигән фикерне кире кага. Яман гамәл гадәткә әйләнергә бик мөмкин.
XS
SM
MD
LG