Accessibility links

Кайнар хәбәр

“СТС” Казаннан китә


Татарстанда массакүләм мәгълүмат чараларының ябылуы дәвам итә. Бу атнада “СТС” федераль телеканалы да Казанда үзенең эшен туктата.

Белгечләр моны күп очракта кризиска бәйләсә, журналистлар исә гади итеп - илһам бетүе белән аңлата. “История в деталях” тапшыруы баш мөхәррире Наилә Набиуллина сүзләренчә, пәнҗешәмбе тапшыру соңгы тапкыр эфирга чыгачак.

“Кризис вакытында күп кенә ширкәтләр беренче чиратта маркетинг, реклам бүлекләрен кыскарта. Шуңа реклам күләме дә нык кими. “СТС” исә ул тулысынча реклам акчаларына гына яшәүче телевидение. Күрәсең, хәзер акча мәсьәләсендә тыгызрак, шуңа телевидениене ябарга мәҗбүрләр. Без бүген соңгы көн эшлибез, иртәгә моннан китергә кирәк. Аннары эшне кая дәвам итүебез билгесез. Чөнки бүгенге көндә республикада журналистларга яхшы эш тәкъдим итә алмыйлар,” ди Наилә Нәбиуллина.

“СТС”ның Казан бүлегендә телекомпаниянең ябылу сәбәпләрен рәсми рәвештә коммерция директоры Оксана Юрис кына әйтә ала диләр. Ул исә, көн озын журналистлар белән сөйләшергә теләмәде. Шулай да ул “БИЗНЕС online” хәбәрчеләренә ябылу хәбәрен расламаган.

Аның сүзләренчә, “СТС” бөтенләй ябылмый, ә форматын гына үзгәртә. Үзгәрешләрдән соң “СТС” каналында Казаннан 5 минутлык реклам тапшыру гына кала. Оксана Юрис сүзләренчә, тапшыруларның ябылуы финанс кризиска түгел, ә иҗади торгынлыкка бәйле. “Тапшыруларның ачылуы, ябылуы – гадәти хәл”, ди ул.

Белгечләр исә, “СТС” каналының тарихына игътибар итә. Телеканал “Эфир” башлыгы Андрей Григорьев һәм Николай Шаховнинныкы булган. 1995 елда бу телеканал “Канал 6”исеме астында ачылган. Бер елдан соң ул “СТС” каналы белән берләшә.

Заманында Григорьев “Восточный экспресс” газетасын күңел ачу матбугатына әйләндергән төсле, “СТС”ны да нигездә күңел ачу каналы иткән. Әмма хәзер кризис вакытында халыкта уен-көлке кайгысы юк. Шуңа да кешеләр, илдәге сәяси вакыйгаларга, икътисадка, җәмгыятькә бөтенләй дә игътибар итмәгән “СТС”ны үз итми, ди белгечләр.

Икенче яктан, кайбер белгечләр “СТС”ның ябылуын Григорьевның матди хәленә дә бәләп карый. Берничә атна элек кенә аның “Восточный экспресс” газетасы чыгуыннан туктады. Хәзер “СТС” телеканалы, болай булгач республикада иң танылган “Эфир” каналының да алдагы язмышы ничек булачагы билгесез.

Күп кенә белгечләрне хәзер президент матбугат үзәге җитәкчесе Айрат Зариповның тормыш иптәше Гөлирә Зарипованың язмышы да кызыксындыра. Чөнки “СТС-Казан” телеканалында ул җитәкче иде. Канал ябылгач исә, Зарипованың кайда эшлиячәге билгесез.

Күпләр “СТС-Казан”ның ябылуын 2008 елның ахырында ук фаразлый башлады. Рәсми мәгълүматларга караганда, узган елның октябрь – декабрь айларында каналның рекламнан килгән табышы 16%-ка төшкән. Күрсәткечләр түбән булгач, “СТС”ның Мәскәүдәге җитәкчелеге каналның төбәктәге бүлекчәләрен ябарга карар кылган. Кайбер мәгълүматларга караганда, “СТС” бүгенге көндә Петербурда, Белгородта үз эшен туктаткан инде, чиратта Казан.
XS
SM
MD
LG