Accessibility links

Мәскәү тарихны "дөрес" укытырга куша


Элекке хәрбиләр мәктәп директоры булырга ихтимал. Укытучылар белемен күтәрү институтлары дәүләт сәясәтен үткәрергә тиешләр, дип белдерә федераль түрә.

Казанга Русия мәгариф һәм фән министры урынбасары Исаак Калина килде. Татарстан хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов белән очрашканнан соң ул укытучыларны яңа шартларда эшләргә өйрәтүгә багышланган Бөтенрусия конференциясендә катнашты.

Чараны әле яңа, ягъни узган атнада гына билгеләнгән Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов алып барды. Моңа кадәр барлык мәгариф министрлары татар журналистларына туган телдә җавап бирсә, Гыйльметдинов моңа әзер түгел икән.

“Киләсе юлы татарча әйтермен”, диде ул ана телендә журналистларга. Хәзергә конференциянең максаты турында урысча гына сөйләде.

“Үзгәрүчән шартларда укытучыларны киредән әзерләү турында сөйләшү булачак. Тиздән без икенче буын стандартларына күчәбез. Ә укытучылар беренче буын нигезендә эшли. Шуңа аларны яңадан әзерләү максаты куела”, диде Гыйльметдинов.

Аның сүзләренчә, укытучы замана шартларында эшләргә, ягъни интернет һәм башка югары технологияләрне әйбәт белергә тиеш.

Альберт Гыйльметдинов
“Гомумән педагогик хезмәткәрләрнең сыйфаты безне канәгатьләндерми. Конференцияне дә шуңа җыйдык”, диде яңа гына эшкә керешкән министр.

Ул дөньяның барлык илләрен диярлек йөреп чыгуын һәм Русия халкы иң сәләтлесе дигән фикергә килүен әйтте.

Конференциягә күпчелектә Татарстан мәгарифне үстерү институты вәкилләре, укытучылар килгән иде.

Русия мәгариф һәм фән министры урынбасары Исаак Калина, һәркем Русия тарихының бер булуын, гомумилеген аңларга тиеш, диде. Мисал өчен Русия мәгариф хезмәткәрләре белемен үстерү академиясенең төбәкләр белән эшләү проректоры Алексей Рытов әйтүенчә, мәктәпләрдә Русия тарихын өйрәтү нигезендә тикшерү уздырганнар. Һәм һәркайда Ватан тарихын төрлечә укыту ачыкланган.

Әлбәттә, татарларны кеше ашаучы дип тасвирлаган тарихи дәреслеге нигезендә Татарстанда укыта алмаулары көн кебек ачык. Шуңа күрә Русия җитәкчеләренең фикерләре белән барысы да килешеп бетмәскә мөмкин.

Шулай да Калина гомуми тарихка кергәндә һәр җирлекнең үз юлы булырга тиеш дигән фикердә тора. Әлбәттә инде уртак Русия тарихына зыян китермичә генә.
Исаак Калина


"Туган як тарихын, мәдәниятын, гореф-гадәтләрен, телне белү һәм аңлау федераль дәүләт белем бирү стандартының таләбе булырга тиеш", диде Калина.

Русия мәгариф һәм фән министры урынбасары сүзләренчә, кайвакыт белемен арттырырга килгән укытучыларның фикерләре дәүләтнеке белән туры да килмәскә мөмкин. Менә шул чакта инде аларның карашларын үзгәртү максаты куела.

“Мин сезгә яңа эшегездә тәвәккәлек телим, чөнки бу җиңел түгел һәм сезгә җирле хакимият ярдәм итәр дип уйлыйм. Ә кем үзен дәүләт вәкиле итеп санамый икән, аларга инде бу эштә эшләргә кирәк микән дип уйларга кала”, диде Калина кризис турындагы сүзләрне кыстырып.

Моннан тыш утырышта кабат мәктәп директорлары итеп элекке хәрбиләрне кую мәсьәләсе дә күтәрелде. Бу хакта Татарстанда инде элек тә сүз булгалаган иде. Калина моңа һич кенә дә каршы булмавын әйтте.
XS
SM
MD
LG