Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Әфганстан халыкара конференциясендә катнаша


Иран Әфганстанның киләчәге турында 31 мартта Һаагта үтәчәк халыкара конференциядә катнашырга чакыруны кабул итүен белдерде.

Ул конференциядә БМО генераль-секретаре Пан Ги-Мун һәм 80-нән артык ил, шул исәптән Пакстан вәкилләре катнашачак.

Конференциядә катнашырга Иранны Европа сәфәре барышында АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон чакырды.

Иранның хәбәр агентлыгы Иран тышкы эшләр министры Манучир Моттакыйның күрше "Әфганстандагы кризиска төбәк күләмендә чишелеш табарга кирәк" дигән сүзләрен китерә.

Моттакыйның бу конференциядә катнашу-катнашмавы хәбәр ителми.
XS
SM
MD
LG