Accessibility links

Обама американнар белән интернет аша аралаша


АКШ президенты Барак Обама интернет аша сорауларга җавап бирү чарасы үткәрә.

Моңарчы Ак йортта мондый чара үткәрелгәне юк иде. Обама интернет технологияләре ярдамендә хөкүмәтнең җаваплылыгын арттырачагын белдерде.

"Президент сайлау алды көрәшендә мин американнарга Ак йортны ачарга вәгъдә иткән идем. Бу вакыйга, интернетта турыдан-туры аралашу әлеге максатка ирешү өчен мөһим адым. Мин сезнең сорауларыгызга җавап бирүемә, сезнең фикерләрегезне һәм борчылуларыгызны ишетә алуыма шатмын. Чөнки сезнең һәм гаиләләрегез өчен мөһим булган нәрсәләр кайчак монда Вашингтондагы кешеләр эшләгән нәрсәләр белән бик үк туры килми диде Обама.

Ак йорт белдерүенчә, бу аралашуга 100 меңнән артык сорау алынган.
XS
SM
MD
LG