Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бартушка: "Русия газыннан котылырга вакыт"


Европаның Русия газына бәйлелеген киметү тарафдары Вацлав Бартушка
Европаның Русия газына бәйлелеген киметү тарафдары Вацлав Бартушка

Чехиянең энергетика өлкәсендә махсус вәкиле Вацлав Бартушка радиобызның баш фатирына килеп, Европаның Русия газына бәйлелеген киметү юллары турында фикерләре белән уртаклашты.

Европа Берлегендә рәислек итүче илнең вәкиле буларак Вацлав Бартушка гыйнварда Русия белән Украина арасында газ бәхәсе вакытында ике арадагы сөйләшүләрдә арадашчы вазыйфасын башкарган.

Бу бәхәс аркасында Европаның берничә иле кыш уртасында газ кытлыгы кичерде. Кызганычка каршы, бу кризис бик тиз тәмамланды, Европа илләре сабак ала алмый калды, ди ул.

"Европа уянсын өчен зуррак кризис кирәк. Бусы бик кыска булыды. Русия премьер-министры Владимир Путинга рәхмәт әйтергә телим, ул ярдәм итмәсә, 27 илдән торган Европа Берлеге бертавыштан сөйли алмас иде."

Бартушка сүзләренчә, Европа Берлеге Русия газын иң эре кулланучы булып тора. Шуңа күрә шартларны Русия түгел, ә нәкъ менә Европа Берлеге куярга тиеш.

Үзәк һәм Көнчыгыш Европаның элекке коммунистик илләре иреклек алганга инде 20 ел, ә алар һәман Русия газына бәйле. Берлекнең иске әгъзалары, Франция, Германия кебек илләр моңа әллә ни борчылмый, чөнки аларның башка чыганаклары бар.

Бартушка фикеренчә, бу уртак Европа өчен дөрес әйбер түгел, шуңа күрә ул Берлекнең энергетика өлкәсендә уртак сәясәтен булдырырга чакыра.

Сыекландырылган газ

Русиядән бәйлелекне киметү юлларының берсе итеп Бартушка сыекландырылган газ кулланырга тәкъдим итә. Британия инде күптән шулай итә, андый газны Катар, Тринидад, Нигерия, Алжирдан китерә.

Берлекнең кайбер илләрендә андый газны саклау өчен әзер порт-терминаллар бар, мисал өчен Франция, Испания, Британия, Нидерландта. Кайберләре, мисал өчен, Польша, аны төзергә җыена. Соңнан бу газны Европа буйлап таратасы гына кала.

Европа Берлегенең уртак газ челтәрен булдыруга килгәндә, Бартушка сүзләренчә, бу эш бик җиңел була ала:

"Европага бары тик күрше илләрне тоташтырып чыгарга кирәк. Польша белән Чехияне тоташтыру өчен ни бары 10 чакырым озынлыкта үткәргеч җитә. Бу күп түгел."

Гыйнвар аенда газ кытлыгы вакытында Чехия Словакиягә газ биреп торырга теләгән. Башта белгечләр бу техник яктан бик катлаулы, моңа атналар кирәк дигән. Соңнан бу эшне өч сәгатьтә башкарган.

Бәягә килгәндә, Бартушка сүзләренчә, андый югары басымлы үткәргечнең 1 чакырымы 1,5 миллион евро чамасы. Димәк, Польша белән Чехияне бәйләү өчен 15 миллион, Болгарстанны Греция терминалына тоташтыру өчен 45 миллион евро кирәк булачак.

Ләкин Бартушка сүзләренчә, эш акчада түгел. Үткәргеч сузарга карар ителсә, Европада "ни өчен безнең шәһәр яныннан?", "ни өчен безнең бакча аша?" дигән тавыш куба. Сатулашулар елларча дәвам итә, нәтиҗәдә бүленгән акчалар тотылмый кала. Төп мәсьәлә менә шул, ди Чехиянең энергетика өлкәсендә махсус вәкиле Вацлав Бартушка.
XS
SM
MD
LG