Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле - чит телме?


Русия төбәкләренең кайберләрендә татар теле һәм әдәбиятын укыту кимегән. Мәгариф департаменты планнарны да урысча язарга куша.

“Советлар берлеге заманында милли мәгариф өлкәсендә хәл җиңел түгел иде, әмма хәзер тагын да катлаулырак булырга мөмкин”, диде Казан дәүләт университеты профессоры Фәһимә Хисамова “Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемнәрен күтәрү: тәҗрибә һәм проблемалар” дигән секция утырышында. Ул милли төбәк компоненты федераль стандартлардан төшерелеп калдырылгач башта, Татарстан, бәлки, әлләни зыян да күрмәс, әмма Русия төбәкләрендәге ана теле укытучыларын уяу булырга чакырды.

Утырышта Татарстаннан тыш, Төмән, Пермьнән килгән татар теле һәм Аксубайдан чуваш теле укытучылары катнашты. Аларны Мәскәү җитәкчеләренең милли мәктәпләрне бетерергә тырышу эше борчыды.

“Хәзер "милли" сүзе күбрәк дәүләт мәгънәсендә алып барыла. Мисал өчен "Национальный проект", "национальное гражданство", "национальный музей" барысы да дәүләти мәгънәсендә кулланыла. Ә мәктәпләр инде туган телне өйрәнү (с родным языком изучения) дип кенә йөртелә. Хәзер Мәскәү 1970-80 елларда киң кулланылган "милли" дигән мәгънәдән кача”, диделәр утырышта.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли бүлек җитәкчесе Раиф Зиннәтуллин сүзләренчә, Русиянең үзендә дә әле федераль стандартлар расланмаган һәм шуңа киләсе елны элеккечә укыту дәвам итәчәк. Мисал өчен, Русия төбәкләрендә 3 сәгатьлек программа каралган. Әмма укыту беренче чиратта мәктәп директорларына, мәгариф идәрәләренә бәйле. Пермьнең Барда районында хәтта Бердәм дәүләт имтиханын татарча бирдерүгә ирешкәннәр. Ә менә Төмәннең кайбер районнарында хәл катлаулы икән. Татар теле укытучысы Гүзәлия Муллачанова ана теле Төмән өлкәсенең 10 районында 56 мәктәптә укытуларын әйтте.

“Алар "милли" дип түгел, ә "этномәдәни" мәктәпләр дип йөртелә һәм татар теле һәм әдәбияты өчен атнасына ике сәгать вакыт каралган. Ә беренче сыйныфта инде өченче ел рәттән татар теле бөтенләй укытылмый. Бу безнең өчен зур проблема. Ике сәгать тә тел өйрәтү өчен бик аз”, ди Муллачанова.

Аның әйтүенчә, ике сәгатьлек махсус укыту программаларының юклыгы эштә кыенлыклар тудыра. Әле хәзер ул урыс телендә дә булырга тиеш икән.

“Көндәлек планда һәм билге куя торган журналда да язуларның урысча булуын таләп итәләр. Ул бит чит тел, диләр. Ничек инде ана теле чит тел булсын”, ди Төмәннән килгән укытучы.

Шуңа да карамастан алар барлык планнарны да урысчага тәрҗемә итәргә мәҗбүр булганнар.

Төмән өлкәсе Арамашевский районнан килгән икенче укытучы Гүзәл Тимеркаева да журналда язулар дәүләт телендә, ягъни урысча булырга тиеш дигәнен әйтте.

“Тикшерүчеләр килеп караганда анда нәрсә язылганы аңлаешлы булырга тиеш дип әйттеләр", ди ул.
XS
SM
MD
LG