Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һавел: Азатлык эше һаман да мөһим


Вацлав Һавел Азатлык радиосында
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:41 0:00


27 мартта Азат Европа-Азатлык радиосының яңа бинасында Чехиянең элекке президенты Вацлав Һавел булып китте. Яңа бинада узган беренче редколлегия җыелышында катнашканнарны сәламләп, Һавел Азатлык радиосы эше коммунизм беткәннән соң да мөһим булып кала, дип белдерде.

"Азатлык тапшырулары безнең илдә һәм башка илләрдә дә коммунизм беткәннән соң мөһим роль уйнады. Азатлык җирле журналистларның һөнәри осталыгын үстерүгә ярдәм итте. Сездән үрнәк алып ирекле, бәйсез мәгълүмат таратуга өйрәндек," диде Һавел.

Азатлыкның яңа бинадагы беренче редколлегия җыелышы


Азатлык радиосы элекке кебек бер көчкә дә буйсынмыйча, бәйсез мәгълүмат бирүне дәвам итә, бу киләчәктә дә аның максаты булып калачак, дип өстәде Һавел.

"Радионың яңа максатларының берсе - яңа төр җитәкчеләрне тәрбияләүгә булышу. Демократия әле яңа туып кына килгән илләрдә генә түгел, демократик илләрдә дә яңа буын җитәкчеләрне тәрбияләү кирәк. Күреп торабыз, демократик илләр җитәкчеләре еш кына икътисади һәм сәүдә файдасын гына күреп, авторитар илләрдә булган проблемаларга, хокук бозуларга күз йома," диде элекке күренекле диссидент.

Азатлык радиосының элекке бинасы, Прага

1995 елда Һавел президент булып торган чакта Азат Европа-Азатлык радиосы Германиянең Мюнхен шәһәреннән Прагага күчте. Аңа элекке Чехословакиянең федераль парламенты бинасы бирелгән иде. Бүгенге көндә исә радио хезмәткәрләре үзләре өчен төзелгән яңа бинага күчү белән мәшгуль.

Азатлык радиосының яңа бинасы, Прага


Азатлык радиосы (тулы исеме Radio Free Europe/Radio Liberty – Азат Европа/Азатлык радиосы) – Идел-Урал төбәге, көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш Европа, Кавказ, Үзәк Азия һәм Якын Көнчыгыш илләренә һәм халыкларына ирекле мәгълүмәт җиткерү өчен оештырылган тапшырулар хезмәте. Ул Кушма Штатлар Конгрессы тарафыннан финанслана һәм бүгенге көндә үз эшен 28 телдә алып бара.

XS
SM
MD
LG