Accessibility links

Кайнар хәбәр

Немцов Сочида рәсми нәмзәт буларак теркәлде


“Солидарность” хәрәкәте рәистәше, элекке дәүләт чиновнигы Борис Немцов рәсми төстә Сочи шәһәре башлыгы урынына нәмзәт буларак теркәлде. Аңа кадәр шәһәр сайлау комиссиясе нәмзәт итеп эшмәкәр Павел Емельяненконы теркәгән иде. Немцовның сайлау штабы башлыгы Илья Яшин, рәсми теркәлүнең мөмкин булуына без ышанмадык, бу безнең Сочидагы беренче җиңүебез, дип белдерде үзенең интернет сәхифәсендә.

Шәһәр башлыгы урыны өчен 20 кеше көрәшергә җыена. Сайлаулар 26 апрельгә билгеләнгән.
2014 елда Сочида Кышкы Олимпиада үтәргә тиеш.
XS
SM
MD
LG