Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саакашвили сөйләшергә чакыра


Грузия президенты Михаил Саакашвили оппозиция көчләре белән сөйләшүләр алып барырга тәкъдим итте һәм киләчәк каршылык чаралары вакытында аны вазыйфадан читләштерү максатында көч кулланудан кисәтте. Үткән атнада җирле милиция 10 кешене кулга алды, алар оппозиция чаралары вакытында шикле әйбер оештырырга теләгән, дип әйтелде. Шимбә кичендә чыгыш ясаганда, президент Саакашвили "хәзер хаос түгел, бердәмлек вакыты", дип белдерде. Оппозиция кораллы күтәрелеш әзерләнү хәбәрен кире какты һәм Саакашвилине пычрак кампания алып баруда гаепләде.
XS
SM
MD
LG