Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәшир, мәхкамә карарына карамастан, Катарга килде


Судан президенты Гомәр әл-Бәшир, Катарга килеп, гарәп илләренең җыелышында катнаша. Анда Бәширне кулга алу карарын чыгарган Халыкара җинаять мәхкамәсе карары тикшереләчәк.

Мәхкамә Судан президенты илнең Дарфур төбәгендә кешеләрнең күпләп үтерелүендә гаепле дигән карар чыгарды һәм аны күлга алу күрсәтмәсен бирде. Күп кенә гарәп илләре мәхкамәнең бу карарын хөкем итеп чыкты. Ливиә башлыгы Каддафи аны, алга киткән илләрнең терроры, дип атады.

Гарәп илләр саммиты ачылышында БМО баш секретаре Пан Ги Мун да булды.
XS
SM
MD
LG