Accessibility links

Кайнар хәбәр

Толерантлык Русияне бетерәме?


Русиянең православ һәм мөселман дини җитәкчеләре башка милләтләргә, мәдәниятләргә, диннәргә чыдамлылык, толерантлык дәресләренә каршы чыга.

Русиянең православ һәм мөселман дини җитәкчеләре мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында башка милләтләргә, мәдәниятләргә, диннәргә чыдамлылыкка, толерантлыкка өйрәтүгә каршы чыга.

Мәскәү рухый академиясе профессоры Андрей Кураев “Газета” басмасына толерантлык сабаклары Русияне бер котыплы дөнья тәртипләренә буйсындыру өчен кертелә дип белдерде.
Андрей Кураев

“Мондый толерантлык мәдәни мирасның тыелуына, хәтер һәм тарихның югалуына китерә. Бу идеяләрне Русиядә 90-нчы елларда хакимияттә булган сәяси көчләр хуплый. Ә толерантлык турында 90-нчы елларда да Русиягә үрнәк итеп көнбатышны һәм АКШны күрсәткән кешеләр, шул ук грантлар хисабына яшәүчеләр сөйли” – ди Кураев.

Иҗтимагый пулатның мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында мәҗбүри рәвештә милли һәм дини чыдамлыкка өйрәтү дәресләре програмы әзерләүгә керешүе турындагы хәбәргә Кураев шундый мөнәсәбәт белдерде.

Пермь һәм Соликамский епископы Иринарх исә Русиянең барлык ватандашларына, мәгариф һәм мәдәниять оешмалары җитәкчеләренә, өлкә башлыкларына толерантлык дигән нәрсәне кабул итмәскә чакырып ачык хат белән чыкты.

Хатының башында Иринарх “Толерантлык ул сине үз өеңнән кысрыклап чыгарганда каршылык күрсәтмәү дигән нәрсә” – ди.

Иринарх толерантлык диеп безгә үз мәдәни нормаларыбызга, традицияләребезгә туры килмәгән барлык яман нәрсәләрне кабул иттерергә телиләр дигән фикер җиткерергә тели.

“Русия дәүләтчелегенә һәм мәдәниятенә нигез салган православ дине безнең җәмгыятьтәге чын әхлакый кыйммәтләрнең чыганагы булып тора”, - ди епископ һәм “чыдамлык дигән нәрсә ярдамендә безнең православ мәдәниятне үзләренең көнбатыш кысаларына, карашларына буйсындырырга маташалар” – дип моңа каршылык күрсәтергә чакыра.

Аның фикеренчә, бу турыдан-туры Русия дәүләтчелегенә каршы юнәлдерелгән нәрсә.

Православ җитәкче мәктәпләрдә толерантлыкка түгел, ә “православ мәдәниять нигезләренә” өйрәтергә чакыра.

Русия Мөфтиләр шурасы рәистәше Нәфигулла Әширов та толерантлык дәресләре програмы әзерләүне хупламавын белдерде. Әмма ул моны православ дин әһелләреннән аермалы буларак башкача аңлата.
Нафигулла Әширов

Аның фикеренчә, җәмгыятькә өлкәннәр өчен әзерләнгән чыдамлык програмнары түгел, балалар аңына аңлашылмаган төшенчә сеңдерү түгел, телевидене аша үгетләүләр түгел, ә бары тик кануннарны эзлекле рәвештә үтәү кирәк.

“Әгәр илдә бер милләтнең икенчесеннән өстен булуы турында сөйләү тыелган икән, елдан-ел “Русия – руслар өчен” дигән шигарьләр белән урам йөрешләре үткәрүне рөхсәт итәргә кирәкмидер. Шулай ук Думадагы фиркаләргә мигрантларга каршы митинглар үткәрергә кирәкмидер. Бу төркемгә җиңел генә безнең ил ватандашларын – дагыстаннарны, чеченнарны, украиннарны да кертәләр”, - ди Әширов.

Тарихи перспектива вакыфы президенты Наталья Нарочницкая исә үзенең хаклы булуын яклап чыгыш ясарга өйрәтелгән булуын, шуңа күрә чыдамлылыкның нәрсә булуын аңламавын белдерде.

“Ә кеше һәртөрле карашны кабул итә икән, бу инде Ахырзамандагы җылы-салкынлык дигән нәрсәне аңлата. Ягъни кеше кайнар да, салкын да түгел, һәм бу битарафлык явызлык котыра башлау алдындагы соңгы дәрәҗә”, - ди Нарочницкая.
XS
SM
MD
LG