Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эстон интернетына "Наши" һөҗүм иткән


2007 елда эстон челтәренә "Наши" хәрәкәте активисты һөҗүм иткән булган
2007 елда эстон челтәренә "Наши" хәрәкәте активисты һөҗүм иткән булган
2007 елның язында Эстониянең рәсми интернеты – парламент, хөкүмәт, банк сәхифәләре – өч атна буе һөҗүмнәр кичерде. Интернет өлкәсендә иң алга киткән илнең берсе саналган Эстониягә бу шактый зыян китерде.

Мәгълүмат технологиясе белгече Пеетер Марвет сүзләренчә, бу һөҗүмнәрнең максаты – эстон интернетының "умыртка сөяген" сындыру булган:

"Иң эре банкларның веб-серверлары ярты сәгать буена эшләмәгән. Эстониядә банк гамәлләренең интернет аша башкарылганын һәм банкларның иң сакланган систем булуын искә алганда, бу җитди мәсьәлә."

Совет солдаты һәйкәлен күчерү тирәсендәге гауга вакыты. Эстон рәсмиләре бу һөҗүмнәр өчен шундук Кремльне гаепләде, Мәскәү гаепләүне кире какты. НАТО әгъза илләрен киләчәктә мондый һөҗүмнәрдән саклау өчен чаралар күрергә вәгъдә итте.

Хакер табылган

Шуның белән бу вакыйга тынып торган иде. Күптән түгел мәгълүмат сугышына багышланган бер түгәрәк өстәл сөйләшүендә Дума депутаты, Бердәм Русия вәкиле Сергей Марков көтмәгәндә эстон интернетына һөҗүмнәрне аның ярдәмчесе ясаганын ычкындырды.

Вашингтондагы Стратегик һәм халыкара тикшеренүләр үзәге белгече Джеймс Льюис шул түгәрәк өстәлдә катнашкан һәм бу хәбәрне ишетеп, шаккаткан: "Минемчә, башта аңа беркем дә ышанмады. РИА Новости хәбәрчесе аннан "Сез шаяртасызмы?" дип тә сорады. Аны беркем дә җитдигә алмады, бер-беребезгә карашып, көлеп кенә куйдык."

Марков ул чакта ярдәмчесенең исемен атамаган. Ләкин соңрак бу кеше үзен-үзе танытты. Ул Кремль тарафлы "Наши" хәрәкәте комиссары Константин Голоскоков булып чыкты.

Эстон интернетына һөҗүмнәр ясаганын таныса да, ул радиобызга биргән әңгәмәсендә, моны канунсыз дип санамавын әйтте: "Башта шуны әйтәсем килә, - ди Константин, - бу һөҗүмнәр түгел, ә бары тик буйсынмау гамәлләре иде."

Һәвәскәр эшеме?

Голоскоков сүзләренчә, ул иптәшләре белән бу уйга совет һәйкәле тирәсендәге гауга вакытында килгән. DDOS (distributed denial of service) дигән ысул белән алар эстон интернет челтәренә үтеп кереп, аның кайбер өлешләрен өч атнага эштән чыгарган.

Әммә эстон белгечләре, ул һөҗүмнәр бик оста башкарылды, моны бер һәвәскәр төркем генә эшли алмый, ди. Алар фикеренчә, бу төркемгә тәҗрибәле белгечләр булышкан. Константин үзе, безгә беркем дә ярдәм итмәде, үзебез эшләдек, ди:

"Без җиде кеше идек, үзебезнең санакларны кулландык. Ләкин бу җиде кеше үзләренең танышларын җәлеп итте, шул исәптән, башка илләрдән дә. Нәтиҗәдә, бу эштә дистәләгән, йөзләгән кеше катнашты."

Әммә шулай булса да, кайбер белгечләр фикеренчә, бу эш барыбер Кремль фатихасы белән башкарылган. Константинның хәзер бу турыда куркымыйча ирекле сөйләвен дә алар шуның белән аңлата.

Фатиха булганмы?

"Бу егетне беркем дә җазага тартмаячак, - ди Панорама үзәге җитәкчесе Владимир Прибыловский. – Ул бит түрәгә яраганны эшләгән. Әгәр аның моңа катышы бар икән, минемчә, кемдер аңа акча биргән, йә бюджеттан, йә берәр эшкуар, бәлки патроитик хисләрдән чыгып."

Бу фикер белән Мәскәүдәге Heritage Foundation оешмасы мөдире Евгений Волк та килешә. Голоскоков түрәләрдән акча алмаган булса да, алар аңа фатихасын биргән, ди ул:

"Наши" хәрәкәте хакимият тарафыннан булдырылган, хөкүмәт тарафыннан контроль ителә. Бу оешма тудырган нәрфәт, ксенофобия хисләре нәкъ шундый гамәлләр өчен җим булып тора. Мондый чараны бер кешенең үз белдеге белән башкар алуына мин ышанмыйм", - ди Волк.

Евгений Волк сүзләренчә, Русиядә Эстония белән араларның яхшыруын теләмәгән көчләр бар. Икътисадта кризис һәм төшенкелеккә карамастан, Кремль күршеләр эшенә тыкшынуын туктатырга җыенмый. Ике ел элек булган вакыйганың янә калкып чыгуын белгеч шуның белән аңлата.
XS
SM
MD
LG