Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан нанотехнологияләр мәркәзе?


Җитәкчелек фикеренчә, Татарстан Русия төбәкләре арасында, иң алга киткән нанотехнологияләр үзәгенә әйләнергә мөмкин. Әмма бу тармактагы белгечләр арасында, әлегә республикада нанотехнология юк диючеләр дә бар.

“Роснано” башлыгы Анатолий Чубайс Казанга килеп киткәч, янә нанотехнология турында сөйләшүләр артты. Күпләр нанотехнологияләрнең нәрсә икәнен белеп бетермәсәләр дә бүген, Казанны яңа технологияләр үзәге дип атарга ярата. Башкалада технопарк “Идея”, IT – үзәк тә бар, янәсе. Республика җитәкчелеге белән очрашканда Анатолий Чубайс та, бу тармакта Татарстанга югары бәя бирде. Алай гына да түгел, Чубайс фикеренчә, Татарстан якын киләчәктә Русия төбәкләре арасында, иң алга киткән нанотехнологияләр үзәгенә әйләнергә мөмкин.

Татарстан фәннәр академиясе җитәкчесе Әхмәт Мазһаров нанотехнологиянең нәрсә икәнен болай аңлатты:

“Нано” грек теленнән тәрҗемә иткәндә 10 минус 9нчы дәрәҗәдә дигәнне аңлата. Нано метр ул 1 метрның миллиардтан бер өлеше, димәк бик кечкенә бер кисәк. Нанотехнология исә, ул шушы кечкенә кисәкләр белән эшләүче сәнәгать тармагы. Татарстанда бу өлкәдә берничә тикшерү үзәге эшли. Бу өлкәдә академик Сәлихов, Казан дәүләт технология университеты, Татарстан фәннәр академиясе эш алып бара”, ди Мазһаров.

Нанотехнологияләрне беренче чиратта химия һәм физикада кулланып була. Мазһаров нефть белгече буларак, бу тармак иң элек республикада авыр битумлы нефтьне чыгарырга ярдәм итәчәген әйтә.
Әхмәт Мазһаров

“Татарстанга химия нано католизаторларын Мәскәү галиме Хаджиев һәм Новосибирски галиме Пармон алып килде. Бу католизаторларны кулланып бик авыр нефтьне, яисә аның калдыгы, мазутны эшкәртеп бензин ясарга була. Татарстанда физика тармагында нанотехнологияләрне кулланган галим, хәзерге мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов исә, кечкенә әмма озакка җитә торган аккумуляторлар ясау белән шөгыльләнә”, ди Мазһаров.

Татарстан җитәкчелеге Татарстандагы 36 проектны тормышка ашыру өчен “Роснано”дан финанслау сорый. Сәфәр вакытында бу проектларның кайберләре Чубайска да күрсәтелде.

“Татарстан өчен Чубайсның килүе зур уңыш. Ике көн эчендә без аңа бездә эшләнгән нанотехнологияләрне күрсәттек. Бигрәк тә аңа нанопленка ошады. Ул мондый пленка җитештерүче завод булдыруны финанслаячагын әйтте. Әлегә мондый заводны Мәскәүдә дә төзергә телиләр. Әмма аны Казанда да төзергә мөмкиннәр. Ул очракта инде Казанда очкыч ясау җиһазларын җитештерәчәкләр. Моңарчы Казан авиация сәнәгате заводында очкычларны алюмминийдан коралар иде. Нанотехнологияләрне кулланып исә, очкыч авырлыгын күпкә җиңеләйтергә була”, ди Әхмәт Мазһаров.

Илдә кризис дип сөйләсәләр дә, “Роснано”га ул әлләни зыян салмаган мөгаен. Чөнки Чубайс: “Сезгә акча бирер өчен безгә ярдәм итегез”, ди. Мазһаров сүзләренчә, “Роснано”га бүгенге көндә шактый күп акча күчерелгән.

“Нанотехнологияләр өчен Чубайска күп акча бирелде. Кризис сәбәпле башка тармакларда финанслау 30%-ка киметелсә, нанотехнологияләрне финанслау 10-15%ка гына киселгән, әмма калганы да миллиардлар белән исәпләнә. Татарстан бу акчаларны эләктереп кала алса, бу безнең фән, завод, университетлар өчен бик файдалы булыр иде”, ди Мазһаров.

Нанотехнологияләргә зур өметләр багъланса да, кайбер галимнәр исә бүгенге көндә бу тармакны буш дип саный. Мәсәлән, исемен әйтергә теләмәгән, Казан дәүләт университеты галиме нанога мондый мөнәсәбәттә тора:

“Бу бик мөһим тармак. Аны бик аз кеше генә аңлый, әмма һәркем нанодан файдаланырга тырыша. Аны физиканың үзгәртеп корылышы дисәң дә була. Татарстанда нанотехнологияләр турында күп сөйләнсә дә, әлегә ул бездә юк. Бүгенге көндә бу зур акча эшләүнең бер ысулы”, ди Альберт Аганов.

Галим Әхмәт Мазһаров, күпмедер дәрәҗәдә бу фикер белән килешә, әмма Татарстанда нанотехнология бөтенләй юк дип әйтеп булмый, ди ул.

“Нанотехнологиядә генә түгел һәр тармакта уңай, тискәре һәм бөтенләй дөрес булмаган мәгълүматлар бар. Нано өлкәсендә дә буш сүзләр күп әлбәттә. Бу тармакны аңламаучылар да җитәрлек. Әмма минемчә, Чубайс каршында ясалган һәр ике чыгышның берсе тормышка ашырлык. Татарстанда бу тармакта билгеле бер эшләр эшләнгән”, ди Әхмәт Мазһаров.

Татарстанны нанотехнологияләр үзәге дисәләр дә, бүгенге көнгә кадәр ул әле күбесенчә үзенең нефте белән танылды. Әмма Татарстан җитәкчелеге дә, Анатолий Чубайс та республикага нефтькә генә ябышып ятарга түгел, ә башка тармакларны да үстерергә кирәклеге турында әйтә. Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика нанотехнологияләр юлына аяк баскан. Хәзер исә бу тармакта төпләнергә кирәк, ди ул.
XS
SM
MD
LG