Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар Ходорковскийның мәхкамәсенә каршы


Русия хокук яклаучылары ЮКОС ширкәтенең элекке башлыгы Михаил Ходорковский һәм МЕНАТЕП ширкәте җитәкчесе Платон Лебедевка каршы ачылган җинаять эшләрен туктатырга таләп итә. Яңа мәхкамә эше, хакимиятләрнең теләсә кемне теләсә нәрсәдә гаепли алуын күрсәтә, дип әйтелә 40 кеше имзалаган белдерүдә.

Яңа хөкем карары Русиядә кануныйлык һәм гаделлеккә булган өметләрне бетерәчәк, диелә хокук яклаучыларның мөрәҗәгатендә.

Мәскәүнең Хамовнический мәхкамәсендә Михаил Ходорковский һәм Платон Лебедевка каршы ачылган икенче зур эш карала. Эшмәкәрләрне акча үзләштерүдә гаеплиләр.
XS
SM
MD
LG