Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кичке уенга киттекме?


“Бишле бию”ләр, “Йөзек салыш” уеннары, “Зәлилә” һәм башка җырлы-биюле күренешләр, халык җырлары ипләп кенә онытыла бара. Нишләргә?

Наил Алан. Күптән түгел генә үткән “Шәрек” клубы кичәсеннән Казан театр училищесы укучылары кайтып киткән. Алар: “Барсы да шәп булды, дискәтүге дә ошады, тик менә кулларын кулга тотынып капка ясап, астыннан йөгереп чыгып уйный башлагач, аңламадык, шуңа киттек”, дип белдерде. Татар халкының борын-борыннан килгән милли уеннарын яшьләрнең күбесе белми, күрәсең.

Түгәрәк өстәл фольклор, ягъни халык иҗатының бүгенге тормыштагы урыны турында булыр. Без: Татар дәүләт фольклор үзәге мөдире Фәнзилә Җәүһәрова, Дөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәре Алия Сабирова һәм яшь журналист Айзат Шәймәрдәнов белән татар халкының милли уеннарын, биюләрен кабат тормышышыбызга кертеп җибәрү юллары турында сөйләшербез.

Бер яктан караганда халык иҗаты онытылмый, башкарыла кебек. Фольклор ансамбльләре чыгышын сәхнәдә дә, төрле чараларда да күрергә мөмкин. Әле менә яңа гына Казанда Мәүлид бәйрәменә багышланган кичәдә дә мөнәҗәтләр яңгырады. Әмма халык сәнгате иҗаты сәхнәдә генә кала бирә, ә торган саен халык аны башкаручы түгел, ә караучыга әйләнә бара кебек.

Айзат Шәймәрдәнов
Айзат Шәймәрдәнов.
Бүген мөнәҗәтләрне бик аз кеше тыңлый. Кавказ якларында, гарәп якларында заманчалаштырылган нәшитләр бар. Шулар татарда булса, яхшы булыр иде.

Наил Алан.
Мөнәҗәтләрне бүген халык җыела торган чараларда гына җырлыйлар. Мәсәлән, Гөлзадә Сәфиуллина үз концертларын үткәргәндә мөнәҗәтләр дә башкара.

Фәнзилә Җәүһәрова. Гомумән, мөнәҗәткә килгәндә, ул бик үзәнчелекле жанр. Беренче чиратта, ислам дине белән бәйле ул. Төркиядә, Малайзиядә, гарәп илләрендә бар ул. Бу ислам диненең нигезләрен бирә торган жанр. Аны төрле чараларга күпләп кертеп җибәрү кирәме соң?

Бүгенге олы буын вәкилләреннән: “Сез кайсы вакытта мөнәҗәтне ишетә идегез?” дип сораганда, алар :“Әни берүзе коймак пешергәндә, бәйләгәндә, бик авыр вакытларда мөнәҗәтләрне көйли иде”, диләр.

Мин үзем мөнәҗәтне алай ук популяр жанр дип исәпләмим. Мөхәммәт пәйгамбәр тууына бәйле зур искиткеч поэтик әсәр бар. Әгәр дә аңа стилизация эшлиләр икән, анысы “дөньяга чыккан була”. Аны хор белән җырлаганнар, өйдән өйгә йөреп тә башкарылган.


Алия Сабирова
Алия Сабирова.
Мөнәҗәтнең аудиториясе әлеге әбиләр, бабайлар. Ләкин яшьләр аудиториясе дә бар. Алар потенциаль аудитория, алар да аны киләчәктә яратыр дип уйлыйм. Яшьләрне киңрәк җәлеп итәр өчен, минемчә, мөнәҗәтнең формасын чак кына үзгәртергә кирәк.

Мәсәлән, минем Мисырда дини җырларның электрон музыка белән эшләнгән, яхшы студиядә яздырылган вариантларын ишеткәнем бар. Без сүзләрен дә аңламыйбыз, ләкин аның көе барыбер аңлашыла, күңелгә ята.

Әбиләр яратып тыңлый торган һәм башкара торган җырларны яшьләр тыңламый дигән сүзләр белән дә килешеп бетмим мин. Без Әстерханда булып кайткан идек. Аларда Рузалия апаның җырлары популяр икән. Раббах аларны компьютерда эшләп, ремикслар ясады. Шушы яңа форматта яшьләр бу җырларны яратып тыңлыйлар. Чыннан да, гомумән татар фольклорын яңа этапка күчерергә кирәктер мөгаен.

Наил Алан.
Ничек була соң ул яңа формат?

Алия Сабирова.
Мәсәлән, безнең “Идегәй” дигән әсәребез бар. Ул сюжеты һәм геройлары белән дә бүгенге көндә Америка блокбастерлары форматына ятырлык бер әйбер. Ни өчен безгә аның буенча фильм төшермәскә? Яңа формат дип әйтүем шунда, бүгенге яшьләр информацияне видео, кинолар аркылы кабул итә. Шуңа күрә татар фольклорын нигез итеп алып, андагы сюжетларны, геройларны яңа форматларга күчерергә кирәк. Әгәр шулай эшләмәсәк, киләчәктә яшьләрне җәлеп итү кыен булыр.

Фәнзилә Җәүһәрова. Әлбәттә, бөтен нәрсәне яңа форматка күчереп бетерәбез дә, өр-яңа буында фольклор яши башлый дип тә әйтеп булмый. Чөнки стилизация ике яклы әйбер. Яңа формалар дигән вакытта сәхнәгә чыгып, рокка, рэпка әйдәндерү үзен 100%ка аклый дип исәпләмим. Бәлки, анысы да кирәктер.

Ләкин халыкның шундый үзәнчелеге бар, фольклор – ул шартлы стилизация. Фольклорда әни балага, бала үзенең баласына бирә. Сәхнә аркылы бирелә торган әйбер – бу масса продукциясе. Болар икесе ике нәрсә. Без монда ике мәсьәлә турында сүз кузгатабыз. Берсе – ни дәрәҗәдә без фольклорны масса продукциясенә әйләндерәбез. Икенчесе – фольклорның үзенең гап-гади яшәешен саклау мәсьәләсе дә кала.

Ягъни, бу әлеге дә баягы татар телле гаилә була икән, әгәр дә әни балаларына “Ай, былбылым” яисә башка төрле җырларны җырламый икән, ул баланың колагы нинди генә масса продукциясен сораса да, шактый чукрак булачак. Фольклорның яшәеш формасы – гаиләдә, социумда – авыл мохитендә.

Наил Алан. Яшьләр матур итеп татар биюләрен бииме, татар уеннарын беләме?

Айзат Шәймәрдәнов.
Мин бөтен яшьләр өчен дә җавап бирә алмыйм.

Наил Алан
. Ә берсе гармунда сыздырып уйнап җибәргән вакытта синең биисең киләме соң?

Айзат Шаймарданов.
Килә, әлбәттә.

Алия Сабирова.
Һәрбер дискәтүктә бию көйләрен куялар. Халык рәхәтләнеп, шау-гөр килеп татар биюен бии. Чөнки татар биюләре татар халкның күңелендә ул. Ә уеннарга килгәндә, аларны уйный белүче юк, чөнки хәзер авылларда да аларны уйнамыйлар. Әгәр дә уеннарны халыкка кайтартырга кемнеңдер теләге бар икән, аның белән махсус шөгыльләнергә кирәк.

Наил Алан.
Шул ук татар дискәтүкләре вакытында “Зәлилә”не, “Капка”ны, “Биш пар” уеннарын кертү проблема мени?

Фәнзилә Җәүһәрова
Фәнзилә Җәүһәрова.
Алия дөрес әйтә, бәлки проблемадыр да. Чөнки аны кертер өчен оештыручының ул уеннарны уйнатуы кирәк. Ягъни аны уйнату өчен, аны белү дә кирәк. Без Татар дәүләт фольклор үзәге оештырган экспедицияләрдә һәрвакыт: “Кичке уеннар кайчан тукталды?” дип сорыйбыз Туксан бишенче елларда, дип җавап бирәләр алар.

Наил Алан.
Ни өчен тукталган соң ул?

Фәнзилә Җәүһәрова. Тукталуның сәбәбе – халыкның дөньяга карашы бераз үзгәргән. Халык бит токмачлы ашка чакырса да, гармуннар тартып җырлап утыра иде. Туган белән туган очраша, малын суя, казын суя, бәйрәм итә иде.

Бүген кеше күңеленең почмагында яткан минуслары да чыга башлады. Мәсәлән, көнчелек. Сез үзегезгә, үз гаиләләрегезгә, туганнарыгызга карагыз - очрашкач, без нәрсә эшлибез? Җырлап утырабызмы? Хәзерге туйларда алып баручы гына татарча җырлый, ә табында утыручыларның җырлау гадәте дә онытыла бара.

Уеннар мәсьәләсенә килгәндә, әйтик, татар дискәтүкләрендә диджей татар уеннарын белә торган кеше булырга тиеш. Бәлки диджейлар ярышларында татар уеннарын белә торган бәйге дә оештырырга кирәктер?

Алия Сабирова.
Татар уеннарын да карап, барлап чыгарга кирәктер. Наил Алан, “Шәрыкъ” клубында яшьләр аңлап бетермәгән, дип әйтте. Мин үзем дә аңлап бетермәдем. Кайбер уеннар авыл өчен генә хас. Ә хәзерге яшьләр башка бик күп мәдәният, башка әйберләр белән дә очрашты. Бәлки, алар өчен бу уеннар кызык та түгелдер. Уеннарны яңадан карап чыгарга, иң кызыкларын тартып чыгарга, яңача формалаштырырга кирәктер.

Наил Алан. Бүген фольклор дигәч, ниндидер халык җыелган бер зал, сәхнәдә авыллардан килгән милли киемнәрен кигән төркем күз алдына килә. Минем уемча, бүгенге көндә фольклор бары тик сәхнәдә генә кала сыман.

Фәнзилә Җәүһәрова. Фольклор искиткеч социаль катламнарга бүленгән. Балаларның үз фольклоры, үсмерләренең үз фольклоры, урта яшьләренең – үзенеке, әбиләр-бабайлар үз фольклорында яши башлый. Бүген яшьләр арасында күңел ачуга бәйле жанрлар сәхнәдән тамаша карауга әйләнеп бара.

Наил Алан.
Сабантуенда биибезме? Юк бит. Төрле уеннарда катнашабызмы соң?

Фәнзилә Җәүһәрова. Без Сабантуйны 100% тамашага әйләндердек инде. Стадионнар җыябыз, зур мәйданнар тутырабыз, мәйданга профессиональ көрәшчеләр генә чыга.

Мин үзем бер елны Кукмара районында Сабантуйда карап тордым. Йомырка кабып йөгерүдә махсус әзерләнгән балалар ярты сәгатькә якын ярышты. Алай булырга тиеш түгел бит ләбаса. Сабантуйның беренче сәгатеннән башлап, ахыргы сәгатькә кадәр кашык кабып йөгерүчеләр булырга тиеш. Бала бит анда конфет өчен түгел, ә кызык өчен йөгерә.

Наил Алан.
Бүген бөтен яшьләр катнашында безнең әбиләребез, бабаларыбыз, элекке заман яшьләре уйнаган нинди чара үткәрергә мөмкин соң?

Алия Сабирова. Мин мәсәлән, мәктәпне бетергәндә, 1993 елларда, апа янына Чаллыга килә идем. Анда “пятачок”лар бар иде. Авыл яшьләре баян белән, “мин шәһәргә килдем, урыслашыйм әле” дип утырмый, җырлый - бии иде. Шунда танышалар да иде. Шуны ук Казанда эшләп була.

Айзат Шәймәрдәнов.
Яшьләр Казанга килгәч, бик күп каршылыклар белән очраша. Шулай да, яшьләр “Шәрыкъ” клубына, авылга хас, татар чараларына да барып йөри. Шуңа күрә, авылга якын, безне берләштерә торган чараларны үткәрергә кирәк дип саныйм.

Алия Сабирова. Кайбер татар дискәтүкләрендә эстрада, бии торган көйләр һәм татар халык биюләре шактый тигез дәрәҗәдә була. Мәсәлән, “Туган авылымда” җәй көне булган дискәтүкләргә өлкәннәр дә, балалар да килә. Өлкәннәрнең рәхәтләнеп, яшьлеген искә төшереп биегәнен күрсәгез! Балалар да рәхәтләнеп бии. Бу матур кичке уен шикелле әйбер. Анда бәйгеләр, уеннар да була. Шунда татар халкы уеннарын да ник күп итеп уйнамаска?

Фәнзилә Җәүһәрова.
Безнең бик зур хыялыбыз бар. Татар уеннарын ничек булса да шәһәргә кертүгә мөнәсәбәтле бер программа ясап маташабыз. Бәлки, диджейлар мәктәбен дә ачып җибәрергә кирәктер. Диджей янында алып баручысы да булырга тиеш бит. Ул биюче дә һәм шул ук вакытта бию элементларын күрсәтә дә белергә тиеш.

Фольклор – тотырыклы, канунлашкан рәвеш түгел. Һәр буын үзенекен кертә. Халык уеннарының нигезендә социумның, ягъни катнашучыларның бер-берсен яхшы белүләре ята. Шәһәрнең дә үз социумын булдырырга тиешбез.

Минем бөтен планнарны да ачып бетерәсе килми. Шуларның берсе - “Алмагачы чәчәк ата майның унбишләрендә” дигән кичә үткәрмәкче булабыз. Аны зур мәйданда, төрле буыннарны җыеп оештырасы килә. Ул татар телендә, анда татар биюләре дә булачак.

Алия Сабирова.
Фольклорның бинада калу-калмавы үзебездән һәм халыкның активлыгыннан тора. Әгәр дә халык аралашырга тели икән, без аларга үзебезнең милли продукцияне, уеннарны, җырларны әзерләп торырга тиеш. Ә хәзер халыкның активлыгы арта дип уйлыйм.
XS
SM
MD
LG