Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТОга 60 ел: тарих аша сабак


60 еллыкка багышланган чаралар Страссбургта үтә
60 еллыкка багышланган чаралар Страссбургта үтә
НАТО килешүе рәсми рәвештә 1949 елның 4 апрелендә Вашингтонда имзалана. Әмма моңа этәргән вакыйгалар бераз иртәрәк була.

Икенче дөнья сугышыннан соң Кызыл армия кыйтгада иң куәтле хәрби көч булып кала. Советлар Берлеге Үзәк һәм Көнчыгыш Европа буйлап тимер пәрдә кора башлый. Совет янавына каршы тору максаты белән 1948нең мартында Европаның 5 иле Брюссель килешүе имзалап, Көнбатыш Европа Берлеген төзи.

Берлекнең иминлек һәм саклану мәҗлесе президенты Роберт Уолтер, радиобызга биргән әңгәмәсендә, Брюссель килешүе булмаса, НАТО да булмас иде, ди: "61 ел элек төзелгән Брюссель килешүе Бенелюкс илләрен, Франция һәм Британияне берләштерде. Тагын бер елдан гына, 1949да, Кушма Штатлар белән Канаданы өстәп, Вашингтон килешүе төзелде."

Асылда Брюссель килешүенең чын максаты советларга каршы тору эшенә Кушма Штатларны җәлеп итү була. Вашингтон килешүе нигезендә 5 Европа иленнән торган берлеккә Канада, Дания, Исландия, Италия, Норвегия, Португалия һәм Кушма Штатлар кушыла.

Советлар Берлеге Көнбатыш Европага басып кергән очракта Кушма Штатларның ярдәмгә килүен Вашингтон килешүенең 5нче матдәсе тәэмин итергә тиеш була. Бу матдәгә күрә, НАТОның берәр иленә һөҗүм ясалса, башка әгъза илләр аңа ярдәмгә килергә тиеш.

1950нең июнендә советлар яклаган Төньяк Корея Көньяк Кореяга басып кергәч, НАТО җитәкчеләре киләсе адым итеп советлар Көнбатыш Германиягә һөҗүм итәчәк дип курка. Нәкъ шул вакытта альянс берләшкән җитәкчелеге булган хәрби оешма итеп үзгәртелә.

1951дә НАТО Европада баш фатирын булдыра. Европадагы көчләрнең беренче җитәкчесе итеп американ генералы Дуайт Айзенһауер куела. Киләсе елга альянска Төркия һәм Греция кушыла.

1955тә Парижда альянска Көнбатыш Германияне алырга карар ителә. Уолтер сүзләренчә, бу Көнбатыш Европада бердәмлекне ныгыту өчен мөһим адым була: "Көнбатыш Германияне альянска алу бик әһәмиятле адым була. Шуннан соң Европада икътисади тәрәкъкыят, Европа Берлеген төзү – шулай ук әһәмиятле."

1950нче елларда, Франция Кушма Штатларның НАТОда йогынтысы артуга ризасызлык белдерә башлый. Берүк вакытта Советлар Берлеге белән НАТО арасында киеренкелек арта. НАТО гадәти кораллардан атом коралын чикләү стратегиясенә авыша.

1961нең җәендә Көнбатыш белән Көнчыгыш арасында арта барган киеренкелек сурәтендә Берлин дивары төзелә. Вашингтон Франция белән Көнбатыш Германияне үз атом коралын булдыру урынына Европа көчләрен төзергә өнди.

Франция президенты Шарль де Голльгә бу ошамый. 1966да Франция НАТОның хәрби идарәсенннән чыга. Оешманың баш фатиры Бельгиягә күчә.

Генерал де Голльнең бу адымыннан соң НАТО тарихында яңа чор башлана. Бельгия башлангычы белән альянстагы берничә ил киеренкелекне йомшарту сәясәтен тәкъдим итә. Германия канцлеры Вилли Брандт тырышлыгы белән Көнчыгыш белән Көнбатыш аралары яхшыра башлый.

1970-нче елларда ашкынып кораллануның яңа дулкыны. Советлар Берлеге СС-20 атом ракеталарын кора. Җавап итеп НАТО Европада Першинг-2 ракеталарын урнаштыра.

Корал чикләү турында сөйләшүләр Михаил Горбачев килеп, гласность һәм перестройка чорын игълан иткәч кенә башлана.

1989 елда Берлин дивары ишелә. 1991 елда Советлар Берлеге гамәлдән чыга. Дистә еллар корылып килгән коммунистик системның шулай тиз сүтелә башлаячагын Вашингтон да, Европа да көтми.

"Берлин дивары ишелгәннән соң НАТО инде кирәкме соң дигән сорау туа. Дошман юкка чыккач, альянс нигә кирәк? " дип искә ала НАТОның элекке сүзчесе Дҗеми Шеа.

Салкын сугыш чоры беткәннән соң НАТО үзенә яңа вазыйфа таба - Европада иминлек тәэмин итү максаты белән, элеккке совет илләрендә һәм Балканда төбәкара һәм милләтара низаглар белән шөгыльләнә башлый. Нәтиҗәдә ул саклану берлегеннән үз чикләреннән читтә һөҗүмнәр башкаручы оешмага әйләнә.

НАТО үзенең коралын беренче тапкыр 1995 елда элекке Югославиядә босния сербларына каршы “имин зона” булдыру операциясе вакытында куллана.

Европа дипломатлары Босния һәм Хорватиядә инде берничә ел барган бәрелешләрне туктата алмаганнан соң бу эшкә НАТО көчләре җәлеп ителә.

1999 елда альянска элекке Варшау килешүе оешмасы әгъзалары булган өч ил кушыла – Польша, Маҗарстан һәм Чехия. Шул ук елда НАТО көчләре элекке Югославиядә моңарчы күрелмәгән күләмдә һава һөҗүмнәре башлый.

Кушма Штатларның ул чактагы дәүләт секретаре Мадлэйн Олбрайт Азатлыкка биргән эксклюзив әңгәмәсендә, 1999 елда Сербиядә һөҗүмнәр башлау карары кабул ителгәндә элекке Балкан сугышлары да искә алынды дип искә ала:

"Косовода шул ук мәсьәлә иде – этник тазартуларны ничек туктатырга. Мин дәүләт секретаре идем. Босниядә бу эшнең күпме озак барганын күрдек. Шулай да, кабат НАТОны җәлеп итергә булдык. Косово сугышы 78 көнгә сузылды. Ул күп сабаклар бирде. Соңыннан алар башка төбәкләрдә, Әфганстанда кулланылды. НАТО үзенең яңа вазыйфасын тапты. Асылда бу бер үк салкын сугыш чорыннан соңгы хәлләр. Советларны туктату өчен корылган оешма 20 гасыр ахыры, 21 гасыр башында да кирәкле булып кала."

2001 елның 11 сентябрендә террорчылар корал итеп очкычлар кулланып Кушма Штатларга каршы яхшы әзерләнгән интиһар һөҗүмнәр башкара. 3 меңләп кеше һәлак була. 90-ннан артык илнең ватандашлары.

Шул ук төндә НАТО генераль секретаре Джордж Робертсон бу һөҗүмнәргә нәфрәт белдереп ярдәм вәгъдә итә. Икенче көнгә НАТО беректәшләре Төньяк атлантик килешүенең 5нче матдәсен гамәлгә кертә. Оешма тарихында беренче тапкыр. 11 сентябрь һөҗүмнәренең читтән яслганы искә алынып, алар бар НАТО илләренә ясалган дип таныла.

2003 елда НАТО көчләре Әфганстанда хәрби гамәлләр башлый. Талибан һәм Әл-Каидәгә каршы бу сугышның әлегәчә очы-кырые күренми.

2004 елда НАТОга тагын 7 яңа әгъза кушыла, шул исәптән, өч Балтыйк иле. Альянсның Русия чикләренә таба җәелүен Мәскәү үзенә җитди янау дип кабул итә.

Кушма Штатларның НАТОдагы илчесе Курт Уолкер Азатлыкка биргән әңгәмәсендә альянс халыкара кризислар белән эш иткәндә зуррак роль уйнарга тиеш, НАТО үзенең максатларын дөрес аңлата алмый, җитәкчеләр моны яхшырак эшләргә тиеш, дип белдерә.

Бүгенге көндә НАТО 60 ел элек белән чагыштырганда күз алдына да китереп булмаган авырлыклар алдында тора, ди җитәкчеләр.

Әфганстандагы билгесезлек, Советлар Берлеге урынына аягына басып килүче ачулы Русия, бар дөнья буйлап җәелә барган сәяси һәм икътисади тотрыксызлык.

60 елын тутырган һәм миссиясен 21 гасырда да дәвам итергә тырышкан оешма тиз үзгәрүчән һәм куркыныч дөньяда үзенең әһәмиятен һәм тәвәккәллеген кабат исбатларга мәҗбүр.
XS
SM
MD
LG