Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дилмөхәммәтов артында кем тора?


“Уфагуб” сәхифәсе белдергәнчә, Дилмөхәммәтов кулга алынган төнне прокуратура бинасы янында яшьләр аны чыгаруны таләп иткән. Әмма Айрат артында яклау чаралары уздырырлык көчләр юк, моны хакимият оештырган дип фаразлый сәхифә.

Билгеле җәмәгать эшлеклесе, “Мәйдан” исемле бәйсез гәзит мөхәррире Айрат Дилмөхәмммәтовның фатирында сак астында тора. Ул 30 март иминлек хезмәткәрләре тарафыннан кулга алынган, икенче көнне башкаланың Киров районы мәхкәмәсе карары белән “фатирында ятуга” хөкем ителгән иде. Дилмөхәммәтов экстремистлыкта гаепләнә.

Интернетның бәйсез “Уфагуб” сәхифәсе хәбәренә караганда, ул кулга алынган төнне үк прокуратура бинасы янында яшьләр аны яклап, чыгаруны таләп иткән. Сәхифә Айрат артында яклау чаралары уздырырлык көчләр юк дип, моны хакимият оештыруы дип фаразлый. Сәхифә беркайда да эшләмәгән Дилмөхәммәтовның 50 000 тираж белән гәзит чыгаруын да искә ала.

“Регнум” мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә Башкортстанның берләшкән оппозициясе башлыгы Рамил Бигнов республикадагы милли-дини киеренкелекләр артында хакимият тора дип фаразлавын белдергән. Аның сүзләренә караганда, бу Башкортстан президентын яклау өчен эшләнә.
XS
SM
MD
LG