Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һавелның Обамага әйтер сүзе бар...


"Дөньяда марксизмның интеллектуаль дәвамчысы булган ниндибер бер сәер прагматизм өстенлек итә, бу исә демократияләр өчен үлемгә тиң", ди күренекле әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Вацлав Һавел.

Атна азагында Прагага киләчәк президент Барак Обама, эше бик тыгыз булуга карамастан, илнең хәзерге җитәкчеләренә караганда күбрәк элекке президент Вацлав Һавел белән аерым очрашырга тели.

Сәфәр программасына бу инде кертелгән, Кушма Штатлар президенты Һавел белән Прагадан Истанбулга юл тотар алдыннан күрешәчәк. Сөйләшүдә сүзнең төгәл ни турыда баруын алдан фаразлау кыен булса да, Һавелның анда сәясәтнең мораль, әхлаклы булу мәсьәләсен күтәреп чыгуын көтәргә мөмкин.

Ул моны бер атна элек әйткән иде инде - Чехиянең элекке президенты, танылган язучы һәм диссидент Вацлав Һавел "Азатлык" радиосының яңа бинасында булып, андагы мөхәррирләр җыенында катнашкан иде.

"Азатлык"ның Һавел белән мөнәсәбәтләре бик үзенчәлекле. 14 ел элек, 1995 елда радио Мюнһеннән Прагага нәкъ менә аның чакыруы белән күчкән иде. Вацлав Һавел һәрзаман Азатлык радиосының үзе өчен бик мөһим мәгълүмат чарасы һәм коммунистик режим белән көрәштә ярдәмче булуын белдереп килде.

Һавел бар дөньяда сәясәтче, хокук яклаучы, драматург буларак билгеле. Аның җәмәгатьчелектәге абруе искитмәле зур. Шуңа да элекке чех президентының Азатлык баш идарәсенә килүе символик яктан ифрат та әһәмиятле иде.

Радио мөхәррирләре алдында чыгыш ясап, Вацлав Һавел "Азатлык"ның хәзерге миссиясен болай билгеләде: "Беренче бурыч - үзеңнең нинди оешма булуыңны, ягъни кемлегеңне ныгыту, һәм шул кемлегеңнең асылын тәшкил иткән эшне дәвам итү: ирекле, бәйсез мәгълүмат тарату, дөньяда барган хәлләргә бернинди хакимиятькә дә бәйләнмәгән килеш аңлатмалар бирү. Радионың эшен дистә еллар буе нәкъ менә шул билгеләп килде - һәм бу аның төп бурычы булып киләчәктә дә кала бирә."

Очрашуда Һавел сүз иреге һәм кеше хокуклары мәсьәләсенә дә кагылды. "Без һаман да алдынгы демократияләрдән булган сәясәтчеләрнең, авторитар яисә хәтта тоталитар идарәләр торган илләрдәге партнерлары белән икътисадый, йә башка мәнфәгатьләрдән чыгып кешенең иреклеге һәм аның аерым илләрдә ничек хөрмәт ителүе турында сөйләшүдән качуын күреп торабыз", диде Вацлав Һавел.

Һавел бүгенге көндә бар дөнья күләмендә зур рухи абруй казанган азсанлы шәхесләрнең берсе. Аның әхлакый стандартлары бик югары. Һәм аның сәясәттәге әхлак турындагы сүзләре буш түгел - ул үзе 12 ел буе президент булган кеше.

Вацлав Һавел фикеренчә, хәзерге дөньяда, ни кызганыч, марксизмның интеллектуаль дәвамчысы булган ниндибер бер прагматизм өстенлек итә. Чөнки нәкъ менә марксизм, аңны яшәеш билгели, иң мөһиме яшәеш, ә инде кеше хокуклары - бары тик бер янкорма гына дип исәпли. "Мондый караш, диктатуралар белән прагматик, икътисадый мөнәсәбәтләр телендә генә сөйләшергә маташкан, кеше хокукларын кирәкмәгән бер өстәмә итеп кенә күргән демократияләр өчен үлемгә тиң. Шундый караш аркасында мөнәсәбәтләргә ялган үтеп керә һәм иртәме, соңмы, бу яңа агрессияләргә китерә", ди күренекле җәмәгать эшлеклесе Һавел.

Быел аңа 73 яшь тулачак. Ул сәясәттән инде тәмам китсә дә (Һавел инде яңадан әдәби әсәрләр яза башлады), дөнья җитәкчеләренең аңа булган хөрмәте һаман да югары булып кала бирә.

Обама белән очрашуында да элекке чех президенты хәзерге американ президентына "Азатлык"та әйткән шул төп фикерен җиткерергә җыена - буш һәм әхлакый маяклары булмаган прагматизм җәмгыять тәрәккыяте өчен бер дә файдага түгел.
XS
SM
MD
LG